Азнакай районы Иҗтимагый советы Актүбә бистәсендә күчмә киңәшмә уздырды
Әлеге чара ачык диалог һәм тәҗрибә уртаклашу өчен мөһим мәйданчыкка әверелде.
Очрашу дәвамында җәмәгать активлыгы халык белән үзара бәйләнеш һәм җирле инициативаларны гамәлгә ашыру мәсьәләләрен карады. Катнашучылар «Авыл яши» семинары аша авыл җирлекләрен үстерүнең мөһим проектлары белән дә таныша алдылар. Утырыш эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, район Советы аппараты җитәкчесе Эльвира Галиева, Актүбә шәһәр тибындагы бистәсе башлыгы Александр Севостьянов, Актүбә бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Мөхәммәтҗанов, районның Иҗтимагый Советы җитәкчесе Лилия Әхмәдишина, авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Рамил Исламов катнашты. Семинарда сәламләү сүзе белән район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов чыгыш ясап, проектның авыл үсеше, яшәеше өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын ассызыклады. Көн тәртибе буенча, семинар-киңәшмәдә федераль грант программалары, авыл хуҗалыгы юнәлешендәге республика программалары, яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшырту программалары, соңгы елларда аларның гамәлгә ашуы хакында чыгышлар тыңланды. Алга таба катнашучылар алдында 2025 ел эшчәнлеге хакында Иҗтимагый совет әгъзасы Нина Хвалеева чыгыш ясады. Ул бистәдә башкарылган эшчәнлекне бәян итте, Татарстанның «көмеш волонтерлар» хәрәкәте турында сөйләде. Волонтерлар һәм территориаль иҗтимагый үзидарә вәкилләре белән очрашуга аерым игътибар ителде. Районның Иҗтимагый советы җитәкчесе Лилия Әхмәдишина Нина Хвалееваның актив гражданлык позициясен билгеләп үтте.
Утырыш барышында «Кызыл канәфер» проекты активистларын бүләкләү тантанасы да булды. Бистә башлыгы Александр Севостьянов барлык катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Мондый күчмә утырышлар территорияләр белән элемтәләрне ныгыту, гражданлык инициативаларына турыдан-туры ярдәм күрсәтү һәм районның тотрыклы үсеше өчен нәтиҗәле эш алымы булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев