Монолит микрорайоны олысы-кечесен бәйрәмгә җыйды
Традиция буенча, быел да шәһәребезнең әле бер, әле икенче почмагында урам бәйрәмнәре гөрли. Монолит микрорайонында уздырылган очрашу да халык бәйрәменә әйләнде.
Анда район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин да катнашты. Үзенең чыгышында ул шушы җирлектә яшәүчеләрне бәйрәм белән тәбрик итеп, җирлегебезнең социаль-икътисади үсеше белән таныштырды, хәл итәсе мәсьәләләр турында бәян итте.
- Монда яшәүчеләр кайда да актив: бәйрәм булсынмы ул, эшме. Һәрчак шулай күршеләр кебек дус булып, татулыкта яшәргә язсын сезгә, – диде Айдар Хәлиуллин. Ул шулай ук мондый чараларны оештыруны башлап йөргән 4 нче ТОС рәисе Нурия Хаҗиповага да рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Үзе дә шушында яшәп, микрорайонда гомер иткән һәркемне диярлек исемләп белгән, кайчан карама аларның проблемаларын хәл итү белән янып йөргән Нурия Хаҗипова бүгенге бәйрәмгә дә иң хөрмәтле юбилярларны, иҗтимагый активларны барлаган. Бүләкләнүчеләр арасында агымдагы елда дөньяга килгән сабыйлар, аларның әти-әниләре дә бар иде.
“Май чүлмәге тышыннан билгеле”, – диләр. Монолит микрорайонында яшәүче һәркемнең ишегалды гөл-чәчәкләргә күмелгән. Иртә яздан кара көзгәчә шау чәчәктә монда бөтен җир дә. “Иң матур ишегалды” исеменә лаек булган йортларда яшәүче уңган-булган гаиләләр дә җитәкчеләр кулыннан бүләкләр алдылар. Монолитның иң өлкәне – Нурлыҗинан Әхмәтшина да тәбрикләүләр кабул итте.
– Тормышлар рәхәт, Ходайга шөкер, өстәлләр тулы нигъмәт, хөкүмәтебезнең кайгыртуын тоеп яшибез. Барысыннан канәгать, инде дөньяда иминлек кенә булсын, – ди ул.
– Без бер гаилә булып яшибез: үзебезнең төркемдә бер язу җитә, хәзер балалар мәйданчыгын җыештырырга килеп җитәләр, кыш көне кардан тауны да бергәләп өябез, агачлар утыртабыз. Гуманитар ярдәм туплауда да актив катнашучылар күп. Быел микрорайонда тротуар салу, юл төзү буенча масштаблы эшләр башкарылды. Тормыш булгач, проблемалар булмый тормый, аларны алга таба да оператив хәл итәргә тырышырбыз, – диде Нурия Хаҗипова.
Бәйрәмнән балалар да читтә калмады. Яшьләр үзәге, Мәдәни үзәк коллективлары алар өчен төрле уеннар әзерләгән иде, ә өлкәннәр районыбыз үзешчәннәре чыгышларын бик яратып кабул итте.
Кичке эңгер-меңгергәчә дәвам иткән бәйрәм мул табын артында тәмләп чәй эчү белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев