Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Азнакайның нәни солдатлары сафта оста җырлыйлар

Кичә Азнакайның Җиңү паркында мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләр командалары арасында сафка тезелү һәм җырлау буенча бәйге узды.

“Бәйге Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышлап, балалар бакчалары арасында өченче елын уздырыла. Елдан-ел катнашучылар саны арта, быел 15 команда көч сынаша”, – диде мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Нәфисә Шәфыйкова.

Һәр команда үз хәрби формасын, шигарен, сугышчан җырын булдырган. Күпчелек командирларның кызлар икәне гаҗәпләндерсә дә, малайлардан да арттырып команда бирүләре сокландырды һәм иң яхшы командир исемен дә 18 нче “Улыбка” балалар бакчасыннан Аделина Галиева һәм 6 нчы “Звездочка” балалар бакчасыннан Айлин Зәйниева алды.

Гран-прины 13 нче “Рябинка” балалар бакчасы командасы яулады. 18 нче “Улыбка” балалар бакчасы – беренче, 8 нче “Гнездышко” балалар бакчасы – икенче, 21 нче “Сандугач” һәм 10 нчы “Алтынчәч” балалар бакчасы өченче урынга лаек булды. Башка командаларга да төрле номинацияләр буенча дипломнар бирелде.

“Кече яшьтәге балалар арасында мондый смотр безнең районда гына уздырыла торгандыр. Бик данлыклы традиция, патриотик тәрбия шулай балалар бакчасыннан башланырга тиеш”, – дип район хәрби комиссары урынбасары Раушан Йосыпов барлык катнашучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрикләде һәм  чараны оештыручыларга, педагогларга, әти-әниләргә рәхмәтен җиткерде.

Чарада шулай ук Җиңү көненә багышланган шигырь бәйгесендә җиңүчеләр дә чыгыш ясап, аларга да бүләкләр тапшырылды.

Ә инде “Гнездышко” балалар бакчасының нәни артистлары җырлары бәйгегә тагын да тантаналырак бәйрәм төсмерен өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев