Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Азнакайлылар хәрбиләргә гуманитар ярдәм һәм ике машина җибәрде

Гомуми күләме 2,5 тоннадан арткан йөктә солдатларга шәхси посылкалар, көнкүреш кирәк-яраклары да бар.

Бүген хәрби операция зонасына Азнакайдан тугызынчы тапкыр гуманитар ярдәм җибәрелде. Херсонда хәрби хезмәттә булган якташ солдатларыбызга якыннары шәхси посылкалар әзерләгән булса, аларның һәрберсенә районнан тагын аерым күчтәнәч-посылкалар әзерләнде.

“СБК-Техносервис” егетләребезгә ике “УАЗ” машинасы да алган, чираттагы гуманитар ярдәм дә аларның көче белән илтелә.

– Егетләребез, аларның гаиләләре белән һәрчак элемтәдә торабыз. Алар сораган кирәк-яракларны туплап, даими җибәрергә тырышабыз. Бу юлы теш дәвалау җиһазы да алдык. Ул бүген җибәрелгән “УАЗ” машинасының берсенә урнаштырылачак, икенче машина тәэмин итү взводы өчен каралган. Солдатларга ярдәм кулы сузган азнакайлыларга күпме рәхмәт сүзләре җиткерсәң дә аз булыр. Авылларда яшәүчеләр, Актүбә бистәсе, шәһәр халкы... берәү дә әлеге изге эштән читтә калмый, волонтерларыбыз бик яхшы эшли. Ике “УАЗ” әзерләп, егетләребез өчен һәрчак җанып-көеп йөргән “СБК-Техносервис” җитәкчесе Булат Дәүләтгәрәевкә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәм,  – диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин. Ул шулай ук машиналарны өстәмә җиһазлар белән тәэмин белдерде.

“СБК-Техносервис” өчен бу ярдәм беренчесе генә түгел.

– Без мондый хәйрия эшчәнлегендә инде 2014 елдан бирле катнашабыз. Анда җибәргән машиналар саны түгел, безнең өчен илебезнең азатлыгы, тынычлык мөһим. Ватаныбызны яклап көрәшкән егетләребез өчен безнең, ягъни монда калган тылның ярдәме бик   кирәк. Алга таба барысы да әйбәт булып, аларга туган якларына, гаиләләренә исән-сау әйләнеп кайтырга язсын, – диде “СБК-Техносервис” җитәкчесе Булат Дәүләтгәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев