Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Азнакайда май эстафетасы үтте

53 нче тапкыр уздырылган ярышларда 14 команда катнашты.

Азнакайда Бөек Җиңү уңаеннан зурлап эстафета ярышлар уздырыла.  53 нче елын үткәрелүче традицион ярышлар быел да иң җитез укучыларны җыйды. 
"Юбилейный" стадионына җыелучыларны тәбрикләп, район физик культура һәм спорт идарәсе җитәкчесе Рәфис Миңнеханов аларга изге теләкләрен җиткерде. 

Эстафета гадәттәгечә, ун этапка бүленеп үткәрелде. Кызлар - 150, егетләр 200 метр арага йөгерделәр. Актүбәнең 1 нче мәктәбе укучылары финишка беренче килде. Алардан азга гына калышып, Азнакайның 8 нче һәм 4 нче мәктәп укучылары икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр. Җиңүчеләргә һәм призлы урыннар алучыларга кубок-медальләр һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев