Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Әти-бабаларыбыз истәлеген саклыйк

Әтиебез Репин Семен Николаевич, 1900 елда туган, Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә фронтка китеп, сержант дәрәҗәсендә хезмәт итә, 1942 елның 4 сентябрендә Бяколово бистәсендә батырларча һәлак була һәм Смоленск җирендә җирләнә.

Без кызым Ирина белән бабасы җирләнгән урында — Гагарин шәһәрендә мемориал ачылган елны булып кайттык.

Мин балаларыма, оныкларыма һәрвакыт әйтеп торам: бабаларыгызның каберләрен белергә, алар турындагы якты истәлекне сакларга тиешсез. Без әтисез үстек, авырлыклар һәм сынаулар аша яхшы укырга тырыштык, тормышта үз урыныбызны таптык. Фронтовик-ветераннар, аларның ятим үскән ул-кызлары да санаулы гына калып бара, без, сугыш чоры балаларын дә рәсми рәвештә расласалар әйбәт булыр иде. Тормышка зарлану, әлбәттә, гөнаһ булыр: пенсиям яхшы, туганнарым, күршеләрем ярдәм итеп тора, үзем укыткан күпсанлы укучыларым да бик игътибарлы. Һәркемгә яраткан газетам аша иң изге теләкләремне җиткерәм.

Валентина Пономарева, ветеран укытучы

Материал һәм фотолар «Маяк» газетасы редакциясе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев