Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Әти-әниләрне рәнҗетмик

Әти-әниләребез безне бу якты дөньяга тудырып, җил-давыллардан ышыклап, авырган чакларыбызда төн йокыларын йокламый, безне үстергәннәр, кеше итәргә тырышканнар.

Безнең ата-аналарыбызга булган хакларыбыз бик зур. Нинди генә изге гамәльләр  кылсак та, ул хакны хаклап бетерерлек түгел.   Бүген сезгә нәкь шул турыда үзем ишеткән бер гыйбрәтле хәлне сөйләп үтәсем килә.

Бер бик матур пар көннәрнең берендә шундыйрак карарга киләләр: ишекләрен кем шакуга карамастан, ачмаска, тулы бер көнне бары тик икәүдән-икәү генә уздырырга килешәләр.

Яңа көн башланып, беркадәр вакыт үтүгә ишектә кыңгырау тавышы яңгырый. Ир ишектәге “күз”дән кем килгәнен карый.

Хатыны:

– Кадерлем, кем бар анда? – дип сорый.

– Минем әти-әнием килгән! – дип җавап бирә ире.

– Ничек килештек, шулай кала инде. Шакырлар-шакырлар да китәрләр! – ди хатыны.

Иренең аның белән килешми чарасы калмый.

Берничә сәгатьтән кабат ишектә кыңгырау тавышы ишетелә. Ир тагын ишектәге “күз”дән тышкы якка бага. Хатының соравына ишек артында аның әти-әнисе торуын әйтә. Хатын иренә ишекне ачарга куша. Ир исә,аптырап:

– Җаным, без бит алай килешмәдек, – ди.

Шулчак хатын елый башлый, ир аны тынычландырырга ашыга һәм ишекне ачарга карар кыла. Шулай итеп, алар көнне хатынның әти-әнисе белән бергә үткәреп җибәрәләр.

Ел артыннан еллар уза. Бу яшь парның өч уллары туа. Тагын берникадәр вакыттан соң кызлары дөньяга аваз сала. Шул мизгелләрдә ир сөенеченнән күз яшьләрен тыя алмый:

– Ниһаять, минем дә олыгайган көнемдә үземә ишек ачар кешем туды! – ди.

Ни үкенеч, бүген күпчелек адәм актыклары үзләрен якты дөньяга тудырган газиз кешеләрен рәнҗетүдән дә тайчанмый. Аларны үз янына сыйдырмый, соңгы акчасына кадәр тартып алып, урамда хәер сорашып йөрергә мәҗбүр итә. Шайтан суы эчеп, хәмер сөременә исереп, ата-анасын тукмак астында тотучы затлар да байтак. Инде яшәү урыныннан кысрыклап чыгарып, картлар йортына илтеп аткан җансыз бәндәләр турында әйтеп тә тормыйм.

Газиз кешеләрне рәнҗетсәк, без үзебез дә мәңге игелек күмәячәкбез. Балаларыбыз тарафыннан да безгә нәкъ шундый ук начар караш булачак. Каты бәгырьле булудан, рәнҗеш-каргышлар алудан сакланып яшик!

 Гөлчәчәк Садретдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев