Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Маяк" газетасы архивыннан

Әле күптән түгел генә “Гөлстан”чылар сафына күп төрле талант иясе Илдар Батыршин да килеп кушылды

Ул кул эшләре остасы, агачтан бик матур әйберләр ясый, кулдан ясалган матур иҗат җимешләрен кешеләргә бүләк итәргә дә ярата

Бүген аның берничә шигырен укучыларыбызга да тәкъдим итәргә булдык.

     Әткәй моңнары

Төштә күрдем,әти, сине бүген

Ак күлмәктән яшел болында.

Күзләреңдә серле бер елмаю

Тальян гармун иде кулында.

 

Тартып җибәрдең син гармуныңны

Онытылган борынгы көйләрне.

Кошлар тынып тыңлап, хәйран калды

“Сибелә чәчәк”, “Исле гөлләрне”.

 

Тальян моңнарына куштык микән

Сагынуларын яшьлек елларың,

Искә алдың микән моңсуланып

Үзең узган сугыш юлларын.

 

Һәр көеңдә синең яшәүгә дәрт

Җирне яратуың сизелде,

Кулларыңнан төшкән гармун кебек

Гомерең генә кинәт өзелде..

 

Гармун тавышлары ишетелсә,

Яңгыраса тальян моңнары,

Башларымнан сыйпап узды кебек

Әтиемнең җылы куллары.

 

Якты уйлар

Картайсам да җылы җилләр көтәм,

Кайталмастай илгә ашыкмыйм,

Миләшләрдән җиргә сикерешкән

Чык бөртекләренә гашыйк мин.

 

Шатлык нигезләрен кичәсем бар

Керфегемдә тоеп тамчысын.

Юк, эчәсем килми сусаганда

Әремгә тиң картлык ачысын.

 

“Яратам мин сине тормыш”, – диеп

Таң нурына бүген кычкырдым.

Якты уйларымны зәңгәр күккә

Ак күгәрчен итеп очырдым.

 

Туган якта

Сүнмәгәндер кебек туган якта

Яшьлектәге учак ялкыны.

Арышлары пышылдыйлар миңа

Кырларында рәшә дулкыны.

 

Бакчалар артында тирән елга

Бөдрә таллар үзенә чакыра.

Бәбкә үлән үскән юл читеннән

Атлап үтим әле сак кына.

 

Урамнарда әрем, алма исе

Әйләндерә бүген башымны.

Мәтрүшкәләр хуш исендә тоям

Туган җирем, мин сулышыңны.

 

Елмаялар кебек миңа карап,

Шомыртлары, сары тузганагы.

Мине калдырып чабып үткән моннан

Яшьлегемнең ярсу аргамагы.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев