Хәлимә Күчәрбаевада шигырьләр язу теләге балачактан ук булса да, кулына каләмне ныклап әле өлкәнәйгән көннәрендә генә алган.
Шигырьләре матур һәм эчтәлекле, аны укучыларыбыз ихтыярына да тәкъдим итәргә булдык. Хәлимә Харис кызы гаиләсе белән, Актүбә бистәсендә яшәп, иҗат итә. Яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез аңа.
Туган авылым
Туган авылымның күге зәңгәр,
Кояшы да җылы, нурлырак.
Чишмәләрдә безнең җиде улак,
Сулары да балдан татлырак.
Урман буенда чибәр, яшь кызлардай
Ак каенар үсә тезелеп.
Тирәклектә су буенда сандугачлар
Таң атканчы сайрый өздереп.
Авылымның җилләре дә назлы,
Әнкәй кулы кебек йомшак.
Йортлары да матур, татарныкы.
Кешеләре ачык, кунакчыл.
Урамнары буш шул авылымның
Йөрми анда әби-бабайлар.
Әти-әниләр дә юк шул инде,
Йөрми хәтта малай-шалайлар.
Без үзебез әби-бабай инде.
Кыштыр-мыштыр ишек алдында.
Балаларның үз мәшәкатьләре
Оныкларны “йоткан” интернет.
Яшьлегемнең гүзәл бер мизгеле
Әкият булып калдың еракта.
Кайчак исләремә төшәсең дә,
Кайнар каннар тама йөрәктән.
Матурлык
Эх, яратам мин бу дөньяны,
Ник яратам икән шулчаклы?
Колачымны җәеп сыйдырыр идем,
Шушы матур сихри җиһанны.
Таң атуга, син, бер күз сал әле
Кызганма әле йокың, ач күзең.
Энҗе бөртегедәй ялтырый иртәнге чык,
Әкияттә тоярсың син үзең.
Әкрен генә яфрак шыбырдаша
Малкайлар да ала үз юлын.
Анда-монда этләр өреп куя.
Таң әтәче суза үз җырын.
Авылымның биек манарасы,
Кояш уйный аның аенда.
Имам хәзрәт шунда моңлы итеп
Азан әйтә чакырып намазга.
Оныкларыма
Оныкларыма оекбашлар бәйлим,
Төрле төстән куям җепләрне.
Сәламәтлек, озын гомер теләп,
Төйнәп куям соңгы төенне.
Ак җепләрне ак бәхеткә юрыйм,
Зәңгәрсуын юрыйм тыныч күкләргә.
Сары төстән сорыйм кояшлы көннәр,
Зәңгәр күктән тыныч төннәрне.
Алсу төстән ал таңнарны сорыйм,
Яшел төстән җылы җәйләрне.
Кызыл төстән телим саф мәхәббәт.
Юлларында яхшы кешеләрне.
Әти-әниләре исән булсын!
Читләп үтсен берүк һәлакәт.
Игелекләр, изгелекләр белән
Йортларына телим бәрәкәт.
Аяз булсын көн дә күк йөзләре
Сау-сәламәт тусын һәр сабый.
Яу кырында бары Җиңү яулап,
Исән-имин кайтсын һәр солдат.
Нет комментариев