Сабантуйда
Җәүһәрия апалары Шәриповадан нәниләргә күчтәнәч
Алмаз Сабантуйда булды
Әбиләрдә авылда.
Сабантуй бик тә ошады
Барам, дия тагы да.
Уеннарда катнашты ул,
Ватты хәтта чүлмәк тә.
Истәлеккә алды әле
Малай бик күп бүләк тә.
Кәлүш киеп тә йөгерде,
Чаңгы тагып та чапты.
Ярышларның бусында да
Беренчеләрдән чыкты.
Озын колганың башыннан
Алып төште әтәчне.
Әбисе елмаеп тора:
- Иттең, улым, әтәчле!
- Булдырдың, улым!» – диделәр
Барысы Алмазны мактап.
Әтәч тә кычкырып куйды,
Гүя сүзләрен хаклап.
Җәүһәрия Шәрипова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев