Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
«ГӨЛСТАН» БЕРЛӘШМӘСЕ

Ир-атлар көне

Халидә Галимова.

Ир-атлар көне икән бит
Бүген дуслар, туганнар.
Хатын-кызга пар булырга
Алар жирдә туганнар.
Бер кабыргасын кызганмый
Биреп безне ясаткан.
Үзе үкенгәндер бәлки
Кайчакта башы каткан.
Баш югалтып гашыйк булган
Шул кабырга иясенә
Анламагандыр бахыркай
Алда ниләр күрәсене.
Шул хатын-кыз дигәннәре
Тәмам аның ушын алган.
Әфсен укып сихерләгән
Сөю утларына салган.
Оҗмахлардан сөрелгән ул
Гөнаһларга төрелгән ул.
Шуның белән җиргә төшкән
Ялланган ул барлык эшкә.
Чәчкән, урган, йортын салган
Көтү көткән, ауга йөргән.
Ярый алмый шул хатынга
Гомер мескен нужа күргән.
Шулай айлар, еллар үткән
Безнең гасыр килеп җиткән.
Инде килеп чалбар, бүрек
Хатыннарга бүген күчкән.
Ат булмагач машинасын
Иярләгән тартып алып.
Утыра мескен ирләр бүген
Бер нәрсәсез почти калып.
Мин, дип күкрәк суга бичә
Булдырам, ди, барысын да.
Ул, ди, ир-ат дигәннәре
Безсез яшәп карасыннар.
Каш ясалган, ирен хикмәт
Модный чалбар, 
Матур күлмәк
Әгәр ир-атлар булмаса
Болар барсы нигә кирәк.
Хатын кызга сокланучы
Яратучы һәм яклаучы
Тигез гаиләне саклаучы
Тормыш арбасын тартучы
Бар эшне ерып баручы
Яшәсен шул ир- егетләр
Батыр, баһадир кебекләр.
Хатын өчен пар канатлар
Бала өчен тугры ата
Онык, оныкчыгым, диеп
Менә шулар бит җан ата.
Үпкәләми, алдыгыз, диеп
Чалбар белән бүреген дә.
Кирәк икән ярып бирә
Безнең өчен йөрәген дә.
Ир-алар көне белән сезне, алтын баганаларыбыз.

Халидә Галимова. Азнакай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев