Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
«ГӨЛСТАН» БЕРЛӘШМӘСЕ

Азнакай үзәк китапханәсендә журналист, китаплар авторы Наил Абдуллинның иҗат кичәсе узды

Анда юбилярның каләмдәш дуслары, хезмәттәшләре, туганнары, авылдашлары, әдәбият сөюче райондашлары катнашты.

Китапханәчеләр оештырган әлеге кичә истәлекләргә аеруча бай булды. Каләмдәш дуслары, олпат журналистлар   Ирек  Бәдретдинов, Ясир Хөснетдинов, Әсгать Сәгытдинов һәм типография директоры булып эшләгән Илкам Газизуллин  Наил Абдуллин белән бәйле җылы истәлекләрен уртаклаштылар.  “Маяк” газетасы баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов  юбилярны тәбрикләп, аның газетага керткән лаеклы хезмәтен билгеләп узды. Кичәгә артистлар да кирәк булмады. Туганнары Гөлчәчәк, Наилә, туганнан-туган сеңлесе Гөлфия  кичәне концерт номерлары белән бизәде.  Бу кичә турында тулырак язманы  “Маяк” газетасының алдагы саннарыннан укырсыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев