Товар вакытында килмәсә нишләргә? Җиһаз сатып алучылар өчен кагыйдәләр
Әгәр сез диван яки башка җиһазга заказ биргән булсагыз, акчасын тулысынча түләгәнсез, ләкин товар килешүдәге срокта китерелмәгән – бу очракта сезнең хокукларыгыз закон белән яклана.
Проблема бик еш очрый
«Диванга заказ биргән идем. Акчасын да түләдем. Килешү нигезендә җиһаз килергә тиеш иде, әмма бер ай үтте, әле дә юк» - мондый шикаятьлер безгә еш килеп тора. Ни эшләргә?
Беренче адым: дәгъва язу
Сез сатучы яки кибет җитәкчесе исеменә язмача дәгъва белдерергә тиешсез.
Дөрес итеп ничек язарга?
- Дәгъва 2 экземплярда языла.
- Беренчесе сатучыга бирелә.
- Икенчесендә сатучы дәгъваны кабул итү турында билге куярга тиеш (дата, подпись, фирма мөһере). Бу экземпляр сездә кала.
Моның белән сез дәгъваны җибәргәнегезне исбатлый аласыз.
Закон нишли?
«Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 23.1 маддәсе буенча:
Әгәр сатучы:
- алдан түләү (аванс) алган икән,
- ләкин товарны вакытында тапшырмаса, сезнең хокукыгыз:
- Товарны кайтаруның яңа срогын билгеләү.
- Яки түләнгән акчаны тулысынча кире кайтаруны таләп итү.
Тагын нәрсә таләп итә аласыз?
Сез неустойка алырга хокуклы.
- Һәр соңга калган көн өчен - товарның башлангыч түләнгән бәясеннән 0,5%.
- Неустойка срок бозылганнан соң беренче көннән үк исәпләнә.
Мисал:
Сез 50 000 сум түләдегез. Сатучы 20 көнгә соңга калса:
50 000 × 0,5% × 20 = 5 000 сум өстәмә түләтә аласыз.
Сатучы баш тартса – суд
Әгәр сатучы ирекле рәвештә законлы таләпләрегезне үтәмәсә (акчаны кайтармаса, неустойканы түләмәсә):
- Судка мөрәҗәгать итегез.
- Суд аша сез түбәндәгеләрне таләп итә аласыз:
- товар өчен түләнгән акча;
- неустойка;
- мораль зыян;
- суд чыгымнары.
Ярдәм сораргамы?
Сез дәгъва документларын үзегез әзерли аласыз. Әмма авырлыклар булса — Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итегез. Алар консультация бирә һәм документларны әзерләүдә ярдәм итә.
Сорауларыгыз булса, безгә мөрәҗәгать итегез. Кулланучы хокуклары – сезнең яклауда!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев