Машина маен кайчан алыштырырга?
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Машина маен кайчан алыштырырга?

Автомобильнең эшчәнлегендә машина мае зур роль уйный.

Яңа май һәрчак алтынсу ачык төстә була, ә искесе – кара. Машинаның мае ни өчен бик тиз каралырга мөмкин һәм аны кайчан алыштырырга?

Бу өлкәдәге белегечләр белдерүенчә, әгәр дә май тиз арада караңгы төскә керә икән, димәк ул я арзанлы ялган май, я кызганнан, я машинадагы техник төзексезлекләр аркасында карала. Мотор яңа булса, май тиз арада караңгыланырга тиеш түгел.

Ә менә өч ел эшләгәннән соң, кирчесенчә, тиз караңгылана торган май двигательнең яхшы эшләве хакында сөйли. Мотор мае майлап кына калмый, двигательне корымнан һәм башка чүп-чардан чистарту ролен дә башкара бит.

фото: pixabay.com

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев