Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Кызыл карлыган шифасы

Хуҗабикәләрнең банкалар шалтыратыр вакыты җитте. Кайнатмалар кайнаталар, тозлыйлар, салатлар ясыйлар... Түбәндәге киңәшләребез аларга файдага булсын!

Кызыл карлыган үзенең файдалы үзлекләре буенча кара карлыганнан бер дә калышмый. Аның җимеше генә түгел, яфрагы да файдалы. Кызыл карлыган салкын тигәндә ярдәм итә, тирләтә, температураны төшерә, җиңелчә генә эчне йомшарта. Аппетитны ача, матдәләр алмашын яхшырта. Карлыган согы азканлылыктан булыша, иммунитетны күтәрә. Җимешнең файдалы үзлекләре эшкәрткәннән соң да саклана.

Мармелад

1кг кызыл карлыган, 0,5 кг шикәр комы кушып, авырлыгы чама белән 1 кг.га калганчы кайнатырга. Кайнар мармеладны юеш эмаль формаларга агызырга. Суынгач, кискәләргә, шикәр комы сибәргә.

Морс

Кызыл карлыганны бераз су салып, кәстрүлдә 2 минут пешерергә. Агач кашык белән изеп, тәменчә шикәр комы өстәргә һәм кайнатып чыгарырга. Кышка саклау өчен кайнар килеш банкаларга тутырырга.

Кетчуп

2 кг кызыл карлыган, 1кг шикәр комы, 250 мл 5 процентлы шәраб яки аш серкәсе, 1 аш кашыгы дарчин, 2 аш кашыгы вакланган канәфер, 1 чәй калагы борыч кирәк. Карлыганны изеп, тәмләткечләрне кушарга һәм 20 минут кайнатырга. Кетчуп куергач, уттан алып, банкаларга тутырырга, тимер капкач белән капларга.

Желе

Берәр стакан кызыл карлыган согы һәм шикәр комы кирәк. Шикәре эреп беткәнче яхшылап болгатырга. Бераз утта тотарга була. Мондый желены банкага тутырып, полиэтилен капкач капларга һәм суыткычта тотарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев