Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Фәния Шәриповадан тәрәзә төбендә суган үстерү киңәшләре

“Язга кадәр әле ерак, ә күңел түтәлдән яңа өзеп алган яшелчәләрне тансыклый,» - дип сүзне башлады Азнакай ханымы Фәния Шәрипова.

"Яшел укроп, кыяклы суган, хәтта яшь кыяр сагындыра. Хәзер боларны үстерер өчен язны көтеп тә тормаска була, чөнки күп кенә яшелчәләрне өйдә – тәрәзә төбендә дә үстерергә мөмкин. Бүген суган үстерү хакында сөйләшербез. Моның өчен күп кыяк бирердәй суганны сайлап алырга кирәк. Суган никадәр эрерәк булса, уңыш та шулкадәр зуррак була. Суганны тартмаларда да, гөл савытына да тезеп утыртып үстерергә була, ләкин иң отышлысы суганны күкәйдән бушап калган картон савытка утыртып үстерү. Моның өчен пластик тартма, картон савыт, җылы су һәм суган кирәк була. Пластик тартмага су салып, аның өстенә күкәйдән бушаган картон савытны утыртабыз. Суганнарны утыртыр алдыннан 10 минут 40 градуслы җылылыктагы суда тотып алабыз. Шуннан картон савытның һәр ячейкасына берәр суганны урнаштырабыз. Су кимегән саен өстәргә кирәк. Бик тиздән суганның яшел үсентеләре дә күренә башлаячак инде,” – дип азнакайлылар белән тәрәзә төбендә суган үстерү серләрен бүлеште Фәния ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев