Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Эсседә сап-салкын су эчмәгез

Кеше организмының яртысыннан артыгы судан тора. Сыеклык күзәнәкләргә витамин һәм микроэлементлар “ташый”, нерв, йөрәк һәм кан тамырлары эшчәнлегендә катнаша, ашкайнату системасын җайга сала

  Маяк киңәше

    Галимнәр картаюны күзәнәкләрдәге су күләме кимү белән аңлата. Суны күпме эчәргә? Тәүлегенә 2 литр авырлыгы 70 кг булган кеше өчен генә туры килә. Организмның һәр килограммына 30 мл сыеклык кирәк.

   Су эчүнең тәртибе бар. Атлап барган көйгә шешә авызыннан ашык-пошык эчәргә ияләнмәгез. Табиблар һәр иртәне бер-ике стакан су белән башларга киңәш итә. Эсседә сап-салкын су эчәргә ярамый. Ул тамакка гына бәреп калмый, ашкайнату системасын да эштән чыгара. Бигрәк тә ашаганнан соң зыянлы. Сәламәт булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса