Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Азнакай хуҗабикәләренең файдалы киңәшләр сандыгына

Тәҗрибәле хуҗабикәләр киңәшләрнең артык булмавын беләләр, алар игътибар белән укыйлар, ә аннан соң кирәклесен сайлап алалар.

Без дә сезгә берничә киңәш тәкъдим итәбез. Бәлки кайберләреннән файдаланырсыз да.

  • Пешергәндә дөге ап-ак һәм таралып булсын өчен аны пешергән суга 1 аш кашыгы серкә салыгыз (кислотасын түгел). Әгәр кәстрүлегез кечкенә булса (бер кешегә генә әзерләгәндә) әзрәк салыгыз.
  • Соусны каймак белән ясаганда каймакка сөт кушыгыз, шулай иткәндә ул оемый.
  • Кыздырганда кәбестә көрән төскә кермәсен өчен, аны вак итеп турагыз, өстенә кайнар су коегыз. Аннан  кәбестәгә салкын су өстәгез. Бер минутта сыгып алыгыз һәм табага салыгыз.
  • Чын кәһвә яратучылар аңа әз генә тоз салганда исе хуш булын беләләр.
  • Сез соус ясыйсыз, ә рецептта күрсәтелгән ак шәраб юк. Кибеткә чабаргамы? Башка ысул сайларга була. Әз генә серкәдә ике шакмак шикәрне эретегез һә аны ак шәраб урынына кулланыгыз.
  • Хуҗабикәләр озак вакыт ачык торган томат пастасының өстендә күгәрек барлыкка килүен беләләр. Алай булмасын өчен аның капкачына коры гәрчич сөртергә кирәк.
  • Чөгендер тизрәк пешсен өчен аны бер сәгать пешерәбез, аннан 10 минутка салкын суга салабыз. Менә шул гына.  Чөгендер пешерү вакыты өч урынына бер сәгать кенә була.
  • Майонезны өйдә дә – буягычларсыз һәм химиясез ясарга була. Каймакка бер чәй кашыгы гәрчич һәм уылган пешкән йомырка  сарысы кушабыз.

Киңәшләребез файдалы булсын!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев