Азнакайда коронавирус белән авырганнарга тагын берәү өстәлде
Бүген Татарстанда коронавирусның 88 яңа очрагы теркәлде.
Аларның 87 сенә авыру кешеләрнең бер-береннән йоккан. 20 татарстанлы сырхауханәгә салынган, 68 е өйдә дәвалана.
Электәгечә, иң күп авыручылар Казанда – 51 кеше. Яр Чаллыда 12 очрак теркәлгән. Калганнары республика районнарында. Шул исәптән, Азнакайда да янә бер очрак расланды. Шулай итеп, районда коронавирусның бүгенге көнгә 11 нче очрагы теркәлде. Татарстан буенча бу сан 2400 тәшкил итә. 1301 кеше дәваланган, соңгы тәүлектә аларның саны 106 булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев