Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЭКОЛОГИЯ

Азнакайда 73 гектар мәйданда урман торгызылачак

“Экология” милли проектының “ТРда урманнарны саклау” төбәк проекты кысаларында республикада урман торгызу эшләре быел да дәвам итәчәк.

Республика күләмендә 3,6 мең гектар мәйданда эш алып бару күздә тотыла. Шул исәптән 1,4 мең гектар мәйданда агач үсентеләре утыртылачак.

– Барлык эшләрдә үз вакытында, агротехник срокларны күздә тотып, билгеле таләпләр нигезендә башкарылачак. Узган ел урманчылар тырышлыгы белән 34,1 миллион данә утырту материалы әзерләнгән. Үсентеләр белән без тулысы белән үзебезне тәэмин итәбез, – ди ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.

Әлеге проект нигезендә районда да эш алып барыла. Быел Азнакайда барлыгы 73 гектар мәйданда табигый урман торгызу эшләре башкарылачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев