Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт программалары

Азнакайда ишек алды бәйрәмнәре гөрли

Аның чираттагысы Гагарин урамындагы 25 нче йорт ишек алдында узды.

Быел биредә “Безнең ишек алды” республика программасы буенча төзекләндерү эшләре башкарылган.

Бәйрәм җыр-биюләргә, балалар өчен уеннарга бай булды. Әлеге кварталда яшәүчеләрне муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Габдрахманов, “Квартал-28” идарәче компаниясе җитәкчесе Алина Солтанова  тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр, бер төркем активистларга,  юбилярларга, хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырдылар. Бүләкләнүчеләр арасында 11 яшьлек Данис Төхбәтуллин да бар иде. Ул  программа буенча фикер алышуларда футбол кыры ясауны сораган булган.

“Теләгем чынга ашты. Футбол уйнарга яратам, үзебезнең ишек алдында булгач, бик уңайлы”, – ди ул шатлыгыннан кояштай балкып.

“Балалар өчен бик күп уен атрибутлары урнаштырылган, садиктан чыгу белән туры монда йөгерәләр. Егылсалар да куркыныч түгел, уен мәйданчыгына ак ком җәелгән, безгә бик ошый яңа ишек алдыбыз”, – ди дүрт бала әнисе Айгөл Мифтахова.

Программа нигезендә күрше йорт ишек алларында да тротуарлар, машина парковкалары ясалган, юларга асфаль җәелгән.

Бәйрәмдә халык җитәкчеләргә үзләренең сорау-гозерләре белән дә мөрәҗәгать итте. Соңыннан тәм-томнар белән тулы өстәл янында җыйнаулашып чәй эчтеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев