Нәни шәкертләр «Әлифба» бәйрәменә җыелдылар
Азнакай шәһәренең Зәңгәр мәчете мәдрәсәсендә ял көннәрендә шөгыльләнүче балалар өчен «Әлифба» бәйрәме узды.
Бу көн нәни укучылар өчен чын маҗарага әверелде: алар «Белмәмеш» утравына мавыктыргыч сәяхәт кылып, тантаналы рәвештә Белем иленә әйләнеп кайттылар. Бәйрәм барышында балалар үзләренең уңышларын биктеләп күрсәттеләр: горурланып гарәп телендәге текстларны укыдылар, остазларын һәм килгән кунакларны сөендерделәр. Чара бик җылы һәм күңелгә ятышлы булды.
Бәйрәмдә катнашучылар мәчет имамы Нәфис хәзрәт Хәкимовка аерым рәхмәтләрен белдерделәр. Әти-әниләр аның уку процессын оештыруга һәм балаларга рухи‑әхлакый тәрбия бирүгә керткән өлешен югары бәяләделәр:
"Балаларга бәйрәм бик ошаган. Сез барыбыз өчен зур эш элисез. Бик зур рәхмәт сезгә барыгызга да".
"Хөрмәтле мөгаллимнәребез! Шундый күркәм бәйрәм булган. Укытуда, тәрбияләудә барлык көчегезне биргәнегез өчен Аллаһы Тәгалә үзегезне зурласын. Рәхмәт сезгә!"
"Хөрмәтле остазларыбыз! Балаларыбызга дини белем бирүегез, бәйрәм оештырганыгыз, бүләкләрегез өчен Аллаhның рәхмәте булсын СЕЗГӘ"
"Безнең балаларга гыйлем бирүче хөрмәтле укытучы апаларыбыз, Сезгә биргән белемнәрегез өчен, шундый матур бәйрәмнәр оештыруыгыз өчен Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәте булсын".
"Әлифба" бәйрәме — күңелле вакыйга гына түгел, ә һәр укучы тормышында мөһим этап. Ул гарәп телен үзләштерүдә беренче җитди адым, балаларда үз көчеңә ышанычны ныгытучы һәм алга таба уку гаилһамландыручы чара да. Нәни укучыларга белем юлында яңа казанышлар һәм шатлыклы ачышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев