Корбан гаете мөбарәк булсын!
27 май иртә белән районыбыз авылларында, Азнакай шәһәренең өч мәчетендә дә бәйрәм намазы яңгырады. Бәйрәм белән тәбрикләргә районыбыз җитәкчеләре дә килде.
Азнакайдагы Ак мәчет иртә таңнан Гает намазы укырга килүче ир-атлар белән шыгрым тулы иде. Хатын-кызларыбыз да бар. Мөселман кардәшләребезне бәйрәм белән район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм шәхсән үзе исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов котлады. Ул бәйрәмнәребезнең мөбарәк булуын, ил-көннәребезгә иминлек, махсус хәрби операциядә илебез иминлеге өчен көрәшүче ир-егетләребезнең исән-имин әйләнеп кайтуларын теләде. Бәйрәмне Азнакай районы мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин алып барды. Соңыннан Гает намазы укылды.
Азнакайда һәр елдагыча быел да корбан чалырга теләүчеләр өчен бар шартлар да тудырылган иде. Корбанлыкка бәрәннәр бары тик үзебезнең җирлектәге сыналган фермерлар, шәхси эшмәкәрләребез тарафыннан алып киленгән. Аларны алып китәргә дә, мәчет алдында махсус хәзерләнгән мәйданчыкта чалдыртып, эшкәртеп алырга да мөмкинлек тудырылган. Әле шунда ук хәзрәтләр тиешле догаларын да укыйлар.
«Йоласына туры китереп, догаларын укыйбыз. Барысы да шәригать законнары буенча. Чалган корбаннарны Аллаһы Тәгалә кабуллардан кылсын!» – ди Мәнәвез авылы имам-хатыйбы Ринат хәзрәт Насыйбуллин.
Кешеләр чират торып корбанлык бәрәннәрен чалдыралар, алар мондый уңайлыклар өчен бик рәхмәтле:
«Бик зур рәхмәт районыбыз җитәкчеләренә, дин әһелләренә, оештыручыларга. Бөтен уңайлыкларны да тудырганнар. Барысын да шушы мәчет янында эшләп бетерергә була. Киявебез махсус хәрби операциядә үз бурычын үти. Аның исәнлеген теләп һәм тормыш иптәшемә атап чалабыз корбанны. Аллаһым кабуллардан итсен!» – ди Диана Марс кызы.
Бәйрәм дәвам итә. Мөселманнарыбызны корбан ашыннан әзерләнгән мәҗлес көтә әле.
Чалган корбаннарыбыз кабуллардан булсын! Бәйрәм өч көн дәвам итәчәк. Игелекле гамәлләр кылыйк, корбанга чалган малларыбыздан мохтаҗларга, ялгызларга да өлеш чыгарыйк, мөхтәрәм кардәшләр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев