Корбан гаете мөбарәк булсын!
6 июнь иртә белән районыбыз авылларында, Азнакай шәһәренең өч мәчетендә дә бәйрәм намазы яңгырады. Бәйрәм белән тәбрикләргә районыбыз җитәкчеләре дә килде.
Азнакайдагы Ак мәчет иртә таңнан Гает намазы укырга килүче ир-атлар белән шыгрым тулы иде. Хатын-кызларыбыз да бар. Мөселман кардәшләребезне бәйрәм белән район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм шәхсән үзе исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов котлады. Ул бәйрәмнәребезнең мөбарәк булуын, ил-көннәребезгә иминлек, махсус хәрби операциядә илебез иминлеге өчен көрәшүче ир-егетләребезнең исән-имин әйләнеп кайтуларын теләде. Бәйрәмне Азат хәзрәт Талибуллин алып барды. Имамнарыбыз вәгазьләр сөйләделәр. Соңыннан Гает намазы укылды.
Азнакайда һәр елдагыча быел да корбан чалырга теләүчеләр өчен бар шартлар да тудырылган иде. Фермерлар, шәхси эшмәкәрләребез машиналар белән корбанлыкка бәрәннәр алып килгәннәр. Аларны алып китәргә дә, мәчет алдында махсус хәзерләнгән мәйданчыкта чалдыртып, хәтта эшкәртеп алырга да мөмкинлек тудырылган. Кешеләр мондый уңайлыклар өчен бик рәхмәтле.
Бәйрәм дәвам итә. Мөселманнарыбызны корбан ашыннан әзерләнгән мәҗлес көтә әле. Чалган корбаннарыбыз кабуллардан булсын! Бәйрәм өч көн дәвам итәчәк. Игелекле гамәлләр кылыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев