Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Бүген Азнакайда Ураза гаетен бәйрәм итәләр

Бүген мөселман халкы үзенең иң изге, матур бәйрәмнәренең берсе булган Ураза гаетен бәйрәм итә.

Бу уңайдан Азнакай районы һәм шәһәре мәчетләрендә гает намазы укылды, вәгазьләр тыңланды, тәкъбирләр әйтелде. Шәһәрнең үзәк мәчетендә дә иртәнге сәгатьтән Корьән аятьләре укыла башлады. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев җыелган халыкны бәйрәм белән тәбрикләп, илләребезгә муллык, һәрбер гаиләгә татулык-иминлек теләде: “Барыбызга да сафлык иңсен иде, күңелләр киң булсын, олылар олыны, кечеләр кечене хөрмәтләсен. Илаһи дөньяның бар матурлыгын   күреп яшәргә насыйп булсын барыбызга да”. 

Алга таба Районның имам хатибы Азат Талибуллин Гает намазын башкарды. 90нчы елларда  Ак мәчетне башлап җибәрүдә катнашкан, мәдрәсәдә беренче дәресләрне укыткан зур хөрмәткә лаек аксакалыбыз Имамгали Ситдыйков та бәйрәмдә катнашып, теләкләрен җиткерде: “Һәр бәндәгә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәт нурлары белән нурланып яшәү насыйп булсын. Балаларыбыз, оныкларыбыз иманлы булсын “. 

“Изге йорт- мәчетләргә йөреп, намазга басучылар, ураза тотучылар арасында хәзер яшьләр дә шактый”,- дип билгеләп узды мәчеттә дәресләр бирүче мөгаллимә Зөлфия Сәетгәрәева. Аның сүзләренчә, ураза аенда кеше шулкадәр күп килгән, хәтта утырырга урыннар да җитмәгән. “Без ураза аенда бер проект башлаган идек, “ Бер көн эчендә намаз” дип атала ул. Бик уңышлы узды, яңадан – яңа кешеләр килә”,- ди мөгаллимә.

Рамазан аенда мөселманнар ураза тотып, тәравих намазлары укыдылар,  догалар кылып, ятимнәргә, авыр тормышта яшәучеләргә, балаларга сәдакалар таратып,  изге теләклар теләделәр.

Чиста күңелдән укыган догалар, изге гамәлләр, теләкләр кабул булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев