Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакай мөселманнары Ураза гаетен бәйрәм итә

Районыбызның һәр мәчетендә гает намазлары укылды. 

Бүген районыбызда мөэмин-мөселманнар өчен иң зур бәйрәмнәрнең берсе булган Ураза гаете билгеләп үтелде. 
Иртәнге сәгатьләрдән районыбыздагы барлык мәчетләрдә дә халык катнашында гает намазы укылды, вәгазьләр тыңланды,  моңлы тәкъбирләр әйтелде.
Шәһәребезнең Ак мәчетендә бәйрәм чарасы имам-мөхтәсиб Азат хәзрәт Талибуллинның вәгазе белән башланып китте.
-  Ураза тоткан һәр мөселман рухи яктан пакъләнү, рәхим-шәфкать кылу мөмкинлеген алды, Аллаһы Тәгаләгә тагын да якынайды. Әлеге изге аебызда күрсәткән сабырлык, мәрхәмәтлелек кебек асыл сыйфатларыбыз башка айларда да дәвам итсә иде. Алга таба да мәчетләребезгә намазларга бердәм йөрергә кирәк. Рамазан ае үтте дип кенә Коръән китабын кулга алуны туктатмагыз, - диде Азат хәзрәт. 
Мөселманнарны бәйрәм белән котлау өчен район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов та килгән иде. Ул җыелган халыкны бәйрәм белән тәбрикләп, илләребезгә муллык, һәрбер гаиләгә татулык-иминлек теләде.
Бүген Ак мәчеттә балалар өчен дә зур бәйрәм чарасы оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев