Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакайның «Өмет» комплекслы үзәгендә терроризм һәм экстремизмны профилактикалау буенча лекция узды

«Экстремизмга – ЮК! » айлыгы кысаларында 8 сентябрьда «Өмет» үзәгенең социаль-реабилитация бүлегендә терроризм һәм экстремизм күренешләрен профилактикалауга юнәлдерелгән лекция үткәрелде.

Социаль хезмәтләр алучыларга манипуляцияләрдән, психологик йогынтыдан саклану ысуллары, шулай ук гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта үз-үзләрен тоту кагыйдәләре җентекләп аңлатылды.

Очрашу барышында социаль хезмәт буенча белгеч Галина Чанышева, социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә, ситуацион мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, карарларның дөрес вариантларын билгеләп үттеләр. Шулай ук профилактика чарасында катнашучыларга мәгълүмати белешмәләр һәм буклетлар таратылды.

Социаль-реабилитация бүлегенең социаль хезмәт буенча белгече Галина Чанышева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев