Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакайда район башлыгы Марсель Шәйдуллин ифтар ашы уздырды

Рамазан аенда ифтар ашы уздыру - саваплы, динебезне, ата-бабаларыбыздан калгән гореф-гадәтләребезне саклап килүче изге гамәл.

Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин һәр Рамазан аенда Азнакайда ифтар ашы оештыра. Быел да Ак мәчетнең ашханәсендә мул табын әзерләнде. Бирегә районыбызның оешма җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, авыллардан имамнар, мәчеткә йөрүче мөселманнар җыелган иде. Мәҗлес алдыннан килгән мөселманнар Ак мәчеттә вәгазь тыңладылар,  ахшам намазын укыдылар. Авыз ачкач, барысы да ашханадәге сый-нигъмәтле ифтар табынына узды.

Район мөхтәсибе Азат Талибуллин район башлыгы Марсель Шәйдуллинга зурлап оештырылган ифтар мәҗлесе өчен рәхмәт сүзләрен белдерде. Үз чыгышында Ураза аеның фазыйләтләре, игелекләр кылуның мөһимлеге хакында сөйләде. 

-  Бу изге ай рухи кыйммәтләр турында тагын бер кат уйланырга, бер-беребезгә рәхимле булырга, Аллаһы Тәгаләгә якынаерга, иманлы булырга куп мөмкинлекләр ача, - дип билгеләп үтте Азат Талибуллин.



 

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин килгән дин кардәшләрне Рамазан ае белән тәбрикләп изге теләкләрен җиткерде.

- Рамазан ае барлык мөселманнарыбыз өчен иң  әһәмиятле вакыт булып санала.  Әлеге изге көннәр дәвамында барчабыз да игелек кылырга ашыга, мәчетләребездә азан тавышы яңгырый, матур итеп ифтар ашлары уздырыла. Районыбызның барлык мөселманнары үзләренең тырыш, ярдәмчел, бердәм халык икәнен тагын бер кат расладылар. Изге ай һәр райондашыбыз йортына иминлек китерсен, барыгызның да тоткан уразаларыгыз кабул булсын, теләкләрегез, якты уй-хыялларыгыз тормышка ашсын, – диде Марсель Шәйдуллин.

Тулырак «Маяк» газетасында укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев