4 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Ризыкларда һәр төснең үз сере бар
Дөнья төсләргә бай. Хәтта без ашаган ризыклар да төрле төстә. Ә бит һәр төснең үз сере бар. - Ак төстәге ашамлыклар, мәсәлән, дөге, кәбестә, ак балык киеренкелекне бетерә, шомлануны юк итә, тынычландыра. Хәтта күз күрүен яхшыртырга да ярдәм итә. - Кызыл (иң актив төс) - чөгендер, гранат, чия, карбыз -...
-
Азнакайда грипп: авырып китә калсагыз, гади, әмма үтемле чаралар
Яңгырлы көзге көннәрдә салкын тиеп авыру очраклары ешая. Грипп дигәне дә ерак йөрми. Авырып китә калсагыз, гади, әмма үтемле чараларны белеп тору комачауламас. ☛ Аягыгызны 20 минут кайнар суда тотыгыз. Моны йокларга ятар алдыннан эшләсәгез, процедурадан соң, аяк табаннарына җылыта торган бальзам яки спирт ышкыгыз. Өстеннән җылы оекбаш киегез. ☛...
-
Азнакай авыллары: бәхет телим сиңа, Мәнәвезем!
Йортымның капкасыннан чыккач, тирә-якка таң калып бераз басып тордым. Ап-ак кәүсәле каеннар, туйга әзерләнгән киленнәр кебек бераз оялчан, шул ук вакытта тантаналы төстә, менә, күрәсезме, без нинди көяз, дигән кебек башларын иеп тезелешеп басканнар. Саран көзге кояш нурларында көмеш җепләр булып пәрәвез оча, алтын яфраклар җиргә коела. Бу хәтле матурлыкка...
-
Азнакай хокук сакчылары подъездан урланган велосипедны хуҗасына кайтаралар
Гражданнарның шәхси милекләренә карата игътибарсызлыгы, аларны теләсә кайда, шулай ук күзәтү булмаган урыннарда калдырып китүләре кайберәүләрне "җиңел кәсеп"кә этәрә. Шәһәрнең Ямашев урамындагы 9 нчы йорт подъездыннан велосипед урлануы да шуның ачык мисалы. Ике көннән соң Гагарин урамындагы бер йорт подвалында урланган велосипедны сүткән вакытта хокук сакчылары каракның эзенә төшәләр.
-
Актүбә балалар сәнгать мәктәбе үз юбилеен каршылады
Бу ел юбилейларга бай булды. Районның - 85, "Азнакайнефть" идарәсенең һәм Актүбә бистәсенең 60 еллыкларын матур итеп билгеләп уздык. Әлеге уңайдан районда бик күп төзекләндерү эшләре башкарылды. Безнең Актүбә балалар сәнгать мәктәбенең дә йөзе үзгәрде: түбәсе ябылды, тәрәзәләр алышынды, фасады буялды, өлешчә концерт залына ремонт ясалды. Мәктәпнең матур традицияләренә нигез...
-
Якташлык җәмгыятьләренең эш планы кысаларында Чаллы делегациясе Азнакайда кунакта булды
Якташлык җәмгыятьләренең эш планы кысаларында Чаллы делегациясе Азнакай шәһәрендә һәм Тымытык авылында кунакта булды. Азнакай белән Яр Чаллы якташлар җәмгыяте арасында багланышларга 1995 елда ук нигез салынган иде. Әле азнакайлылар - чаллыга, әле чаллылылар Азнакайга килеп, сукмакны суытмыйча яшиләр. Күптән түгел Тымытык ветараннары ак калада кунакта булып кайткан иделәр. Менә...
-
Азнакайда Әнвәр Баһаветдиновның истәлегенә көрәш буенча республика турнирының җиңүчеләре билгеләнде
Узган җомгада "Чатыр-Тау Арена" спорт комплексында республикабыз һәм районыбыз тарихында тирән эз калдырган күренекле шәхесебез Әнвәр Баһаветдиновның якты истәлегенә багышлап көрәш буенча республика турниры узды. Икенче елын уздырыла торган әлеге турнирда Азнакай, Мөслим, Актаныш, Ютазы, Чирмешән, Лениногорск, Әлмәт, Зәй, Баулыдан 92 яшь көрәшче бил алышты. Халкы күңелендә якты хисләр, җирдә...
-
Әнвәр Җиһангиров азнакайлыларга авылда эшмәкәрлек белән шөгыльләнү мөмкинлекләре хакында сөйләде
Авыл җирлекләрендә иҗтимагый тормышны тагын да җанландырып җибәрү максаты белән районыбыз җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар активистлары катнашында биләмәләргә чыгып "Түгәрәк өстәл"ләр оештырылуы хакында язган идек инде. Узган пәнҗешәмбедә авыллардагы җәмәгать активистлары белән мондый файдалы һәм эчкерсез сөйләшүләр Әгерҗе һәм Югары Стәрле мәдәният йортларында шул төбәк авыллары биләмә башлыклары һәм социаль, мәдәни,...
-
Караклар кайбер азнакайлыларның саксызлыгыннан файдалана
Азнакай эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров хәбәр иткәнчә, узган атнада районда җинаять кылыну турында алты хәбәр алынган. Җинаятьләрнең күбесе - урлашу. Илдар Шакиров күп очракта каракларның гражданнарның саксызлыгыннан файдалануларын ассызыклады. Көзге чорда табигать йокыга талса да, каракларның бу вакытта "уянуын" истән чыгармасак иде. Караучысыз калган фермалар - караклар өчен...
-
Марсель Шәйдуллин Азнакай халкын бәйрәмнәр белән котлады
4 ноябрь көнне Азнакай халкы Халыклар бердәмлеге көнен, ә 6 ноябрьдә Татарстан Республикасы Конституциясе көнен билгеләп үтә. Бу уңайдан Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин һәркемне бәйрәмнәр белән котлады. Хөрмәтле азнакайлылар, районыбызда яшәүчеләр! Сезне Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән ихлас күңелдән котлыйм! Үзара тыгыз бәйләнгән бу...