ҖӘМГЫЯТЬ

Ризыкларда һәр төснең үз сере бар

Дөнья төсләргә бай. Хәтта без ашаган ризыклар да төрле төстә. Ә бит һәр төснең үз сере бар. - Ак төстәге ашамлыклар, мәсәлән, дөге, кәбестә, ак балык киеренкелекне бетерә, шомлануны юк итә, тынычландыра. Хәтта күз күрүен яхшыртырга да ярдәм итә. - Кызыл (иң актив төс) - чөгендер, гранат, чия, карбыз -...

Дөнья төсләргә бай. Хәтта без ашаган ризыклар да төрле төстә. Ә бит һәр төснең үз сере бар.
- Ак төстәге ашамлыклар, мәсәлән, дөге, кәбестә, ак балык киеренкелекне бетерә, шомлануны юк итә, тынычландыра. Хәтта күз күрүен яхшыртырга да ярдәм итә.
- Кызыл (иң актив төс) - чөгендер, гранат, чия, карбыз - көч өсти, энергия һәм оптимизм бирә. Буыннарны хәрә­кәтчән итә, мускулларны тыгызлата.
- Кызгылт-сары (ут төсе, иң кайнар төс) - әфлисун, өрек, кишер - кәефне күтәрә, матдәләр алмашынуын, кан йөрешен яхшырта, тирегә һәм азык эшкәртүгә яхшы йогынты ясый.
- Сары (иң җиңел төс) - кавын, ананас - сәламәтлек төсе, депрес­сияләрдә һәм неврозларда ярдәм итә.
- Яшел (кызылның капма-каршысы, димәк, тынычландыручы төс) - алма, аш тәмләткечләр, борчак - тискәре эмоцияләрне юк итә, йоклап китәргә ярдәм итә, йөрәк эшчәнлеген яхшырта.
- Зәңгәр (кызгылт-сарыга капма-каршы, иң салкын төс) - суүсемнәр, кара җиләк, бөрлегән - йөрәк тибешен тыныч­ландыра, кан басымын төшерә, эчәк эшчәнлеге бозылганда ярдәм итә.
- Шәмәхә (сарыга капма-каршы, иң авыр төс) - виноград, слива - күз күрүен яхшырта, шомланулардан тыныч­ландыра.
Тормышыгыз төсләргә бай, ашаган ризыкларыгыз файдага булсын!

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Ризыкларда һәр төснең үз сере бар

Нет комментариев