Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Әнвәр Баһаветдиновның истәлегенә көрәш буенча республика турнирының җиңүчеләре билгеләнде

Узган җомгада "Чатыр-Тау Арена" спорт комплексында республика­быз һәм районыбыз тари­хында тирән эз калдырган күренекле шәхесебез Әнвәр Баһаветдиновның якты истәлегенә багышлап көрәш буенча республика турниры узды. Икенче елын уздырыла торган әлеге турнирда Азнакай, Мөслим, Актаныш, Ютазы, Чирмешән, Лениногорск, Әлмәт, Зәй, Баулыдан 92 яшь көрәшче бил алышты. Халкы күңелендә якты хисләр, җирдә...

Узган җомгада "Чатыр-Тау Арена" спорт комплексында республика­быз һәм районыбыз тари­хында тирән эз калдырган күренекле шәхесебез Әнвәр Баһаветдиновның якты истәлегенә багышлап көрәш буенча республика турниры узды. Икенче елын уздырыла торган әлеге турнирда Азнакай, Мөслим, Актаныш, Ютазы, Чирмешән, Лениногорск, Әлмәт, Зәй, Баулыдан 92 яшь көрәшче бил алышты.
Халкы күңелендә якты хисләр, җирдә матур эз калдырган легендар шәхесебез истәлегенә багышланган турнирны ачып, район башлыгы Марсель Шәйдуллин бүгенге җитәкчеләрнең Әнвәр Баһаветдиновның күркәм эшләре үрнәгендә тәрбияләнүе һәм аның матур эшләрен алга таба да дәвам итәчәкләрен белдерде.
"Кеше китә, җыры кала", - дип әби-бабаларыбыз дөрес әйткән. Азнакайлылар районда һәр тармак үсешенә биниһая зур өлеш керткән җитәкчене онытмый. Халыклар Дуслыгы, Хезмәт Кызыл Байрагы ор­деннары, күпсанлы баш­ка бүләкләр иясе булган күренекле затыбыз КПССның Азнакай райкомы секретаре булып ике дистә елга якын эшләү дәверендә районыбыз үсә, ныгый, чәчәк ата. Аның белән бергә хезмәт куйган өлкән буын вәкилләре аны бары тик яхшы яктан гына искә алдылар, якты хатирәләрен яңартып, Әнвәр Баһаветдинов турында җылы истәлекләр белән уртаклаштылар.
- Әнвәр Бәдретдин улы гади кешеләргә, җир кешесенә бик игътибарлы, игелекле, ярдәмчел, олы җанлы булды. Сәяси яктан гына түгел, башка мәсьәләләрдә дә бик мәгълүматлы җитәкче иде, кирәк урында үз тәкъдимен әйтеп, төзәтмәләр кертә белде. Әнә шуңа да ул минем күңелдә бүгенгәчә ихтирам хисләре уята, - ди ул вакытта авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы булган, бүген инде район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов.
Тантаналы чарада җитәкченең тормыш иптәше Наилә ханым, онык-оныкчыклары да катнашты. Наилә Баһаветдинова үзенең чыгышында азнакайлыларның олуг шәхесебезне хөрмәтләүләре, аның якты истәлекләрен буыннардан-буыннарга җиткерүләре өчен олы рәхмәт хисләрен белдерде.
Турнирның баш хөкемдары - районның физик культура, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Рәфис Миңнеханов спортчыларны ярыш барышы белән таныштырганнан соң, ике келәмдә кызу көрәш башланып китте.
Ярышлар 1999 елгы һәм аннан кечерәкләр арасында оештырылса да, 7-8 яшьлек малайлар да өлкәннәрдән кимен куймады. "Җиде кат тир чыгарып" көрәште алар. Кайберсенең оста алымнар ясап, өч-дүрт секунд эчендә көндәшен аркасына алып салуын күреп, тамашачылар тел шартлатты хәтта.
- Менә нинди көрәшчеләр үсә! Орчык буе малайларның техник яктан оста көрәшүенә таң калып утырам, - ди Галим абый Фоатов та. - Һәр яшь малай кечкенә чагында көрәш, гомумән, спорт белән шөгыльләнергә тиеш, бу аның характерын тәрбияләячәк, олы тормышка, сынауларга әзерләячәк.
Әлеге турнирда Азнакайдан ике дистәгә якын яшь көрәшче бил алышты. Ислам Гәрәев, Айдар Гарипов үз авырлык категориясендә -өченче; Эльвир Арсланов, Илфат Миңнегалиев, Айнур Мәгъданов, Наил Сабиров, Марат Фәизов икенче урынга лаек булса, Булат Гарипов, Данил Ибәтов, Равил Сабирҗанов, Ислам Закиров һәм Мансур Хәсәнов пьедесталның беренче баскычына күтәрелде.
Таңсылу Саниева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда Әнвәр Баһаветдиновның истәлегенә көрәш буенча республика турнирының җиңүчеләре билгеләнде