Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Якташлык җәмгыятьләренең эш планы кысаларында Чаллы делегациясе Азнакайда кунакта булды

Якташлык җәмгыятьләренең эш планы кысаларында Чаллы делегациясе Азнакай шәһәрендә һәм Тымытык авылында кунакта булды. Азнакай белән Яр Чаллы якташлар җәмгыяте арасында багланышларга 1995 елда ук нигез салынган иде. Әле азнакайлылар - чаллыга, әле чаллылылар Азнакайга килеп, сукмакны суытмыйча яшиләр. Күптән түгел Тымытык ветараннары ак калада кунакта булып кайткан иделәр. Менә...

Якташлык җәмгыятьләренең эш планы кысаларында Чаллы делегациясе Азнакай шәһәрендә һәм Тымытык авылында кунакта булды.

Азнакай белән Яр Чаллы якташлар җәмгыяте арасында багланышларга 1995 елда ук нигез салынган иде. Әле азнакайлылар - чаллыга, әле чаллылылар Азнакайга килеп, сукмакны суытмыйча яшиләр. Күптән түгел Тымытык ветараннары ак калада кунакта булып кайткан иделәр. Менә 28 октябрьдә Тымытык мәдәният йортында каршы якны кабул иттеләр. Әлеге очрашу хакында редакциябезгә түбәндәге хат килде.

Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм Тымытык авылы ветераннар советы рәисе Радик Солтанов чакыруына җавап сәяхәте иде бу. Чаллы якташлар ассоциациясе рәисе, "Энергетик" мәдәният йорты директоры Гөлзада Рзаева җитәкчелегендә "Замана" ансамбле, атказанган сәнгать хезмәткәрләре, композиторлар Илгиз Закиров (Азнакай кияве), Ринат Гобәйдуллин һәм Рәшит Мәүләвиев иртә таңнан сәфәргә кузгалдылар. Туган җиребезнең матурлыгына сокланып, тәрәзәләрдән күзләребезне алмадык. Юл тирәсендә үскән талларның ап-ак бөреләре яз көне чәчәккә күмелгән чияләрне хәтерләтә иде. Азнакай районы биләмәләренә кергәч, шактый озак урман эченнән бардык. Бу районның 40 процентын урманнар алып тора икән. Бик матур итеп төзекләндерелгән чишмәләрне дә карап хозурландык. Һәр авылда биек манаралы мәчетләр нур чәчеп тора.
Азнакайга җитәрәк, юл чатында безне хуҗалар каршы алды. Гармунчылар тальянда сыздырып уйнап җибәрде. Район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев шушы каршылау мизгеленнән хушлашу вакытына кадәр безне озатып, барлык үзгәреш-яңалыкларны күрсәтеп йөрделәр. Азнакайда булган һәр уңышка, һәр төзелешкә күңел җылылыкларын, үзләренең өлешләрен кертмәсәләр, болай матур итеп сөйли дә алмаслар иде. Бер ел эчендә генә дә күп үзгәрешләр булган Азнакайда.
Алты ай эчендә төзеп, файдалануга тапшырылган мәһабәт мәдәният үзәге дә, күз явын алырлык Җиңү паркы да, ике катлы итеп агачтан төзелгән төбәкне өйрәнү музее да һәркемнең күңелен җәлеп итәрлек итеп эшләнгән. Яңа мәдәният үзәгендә "Ихлас" фольклор ансамбле әгъзалары "Өй күтәрү" йоласын халыкка күрсәтергә әзерләнә иде. Музей да зәвык белән бизәлгән. Азнакай төбәгендә табылган бик күп экспонатлар куелган. Сугышларга, данлы якташларына багышланган бүлекләр дә бар. Танылган артистларын да, язучыларын да онытмаганнар.
Юкка чыккан авыллар тарихын барлау белән шөгыльләнәләр икән. Район тарихына багышланган берничә китап та чыгарырга өлгергәннәр. Җир җимертеп эшлиләр, шәп итеп ял итәләр азнакайлылар. Тикмәгә генә Азнакай иң төзек шәһәргә әйләнмәгәндер! Икмәк җитештерүдә һәрчак алдынгы алар, терлекчелектә дә калышмыйлар. Кара алтын турында әйткән дә юк инде. Шифалы су, дәвалау үзенчәлекләренә ия балчык та тапканнар. Кешеләрнең гомер озынлыгы да 72 яшькә җиткән. Алдагы үр - 75!
Азнакайдан Тымытыкка барганда Хрущев урманы яныннан узасың. Үзенең тарихы белән 1964 елның 13 августына килеп тоташа исем. Шушы урманда Никита Сергеевич ял итәргә туктый. Аны әйбәтләп каршылау өчен, ил җитәкчесенең карыйсы килсә дип, кукуруз басуына вышка да куялар, эскертләрне тигезләп өяләр. Казанның атаклы пешекчесе Юныс Әхмәтҗанов ашарга пешерә... Тик Хрущев Тымытыкта тукталмый... Бары машинасының тизлеген генә киметергә куша...
Менә без Тымытыкта. Авылның ветераннар ансамбле чәкчәк һәм дәртле җыр белән каршы алды. Азнакайда башланган җылы очрашу дәвам итте. Мәдәният йортында район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов котлау сүзе белән чыкты. Җавап сүзендә Гөлзада Рзаевна очрашу сәбәбенә тукталды. Бу истәлекле көнне оештыруга матди ярдәм иткән "Евростиль" предриятиесе җитәкчесе, Азнакай якташлар җәмгыяте рәисе Илнар Гайсинга, аның әти-әнисенә рәхмәтләрен җиткерде, бүләкләр тапшырды.
Соңыннан ике төбәкнең иҗат төркеме зур концерт куйды. Миргаяз Шәрәфиев, Илгиз Закиров, Ринат Гобәйдуллин, Илсөяр Зарипова, Илнур Фәйзуллин, Минниса Садыйкова, Рәкыйф Хафизовларның чыгышларын халык бик яратып кабул итте. Ә Рәмзил Сәлахетдинов исә, сәхнәдән төшеп, "Алмагачлары" җырын халык белән бергәләп башкарды. Концерт тәмамлангач та халык бик озак таралмый торды. Ә кунаклар өчен музыкаль бүләкләр мәктәп ашханәсендә дә дәвам итте. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ландыш Шәрәфиева башкарган "Гомер җебе" җыры барыбызны да моңландырды, уйлар диңгезенә чумдырды. Гармунчы Азат Вәлиевнең оста уйнавы да сөендерде. Менә шундый очрашулардан соң күңелләребез күтәрелми нишләсен?!. Моның иң төп сәбәбе - кунакчыл Азнакай кешеләре! Рәхмәт Сезгә, азнакайлылар!
Зәбир Хәлимов,
Чаллы - Азнакай - Чаллы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Якташлык җәмгыятьләренең эш планы кысаларында Чаллы делегациясе Азнакайда кунакта булды