4 ноябрь көнне Азнакай халкы Халыклар бердәмлеге көнен, ә 6 ноябрьдә Татарстан Республикасы Конституциясе көнен билгеләп үтә. Бу уңайдан Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин һәркемне бәйрәмнәр белән котлады.
Хөрмәтле азнакайлылар, районыбызда яшәүчеләр!
Сезне Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән ихлас күңелдән котлыйм!
Үзара тыгыз бәйләнгән бу...

Үзара тыгыз бәйләнгән бу ике бәйрәм аерым гражданлык мәгънәсенә ия. Бүген халыклар бердәмлеге идеяләре тагын да әһәмиятлерәк, нәкъ менә бердәмлек сәяси һәм рухи планда республикабыз өчен төп милли идея булып тора һәм торачак. Бу безнең үткәнебезне, хәзерге һәм киләчәкне бәйләүче, җәмгыятьтә тотрыклылыкны һәм килешүне тәэмин итүче тарихи нигез.
Шуңа күрә дә төрле телдә сөйләшүче, төрле диндәге һәм караштагы халыклар культурасын хөрмәт итү һәм тарихи традицияләрне саклау мөһим. Алар нигезендә генә Конституциябез гарантияләгән хокукларыбыз һәм ирегебез сакланган демократик җәмгыять төзеп була.
Әлеге бәйрәм көннәрендә барыгызга да шәһәребез һәм районыбызның, республикабыз һәм илебезнең чәчәк атуы хакына изге эшләрегездә һәм башлангычларыгызда, яхшы уй-ниятләрегездә уңышлар телим! Һәрбарчагызга саулык-сәламәтлек, бәхет-сәгадәт, хөрлек-иминлек, мәхәббәт һәм үзара аңлашып яшәвегезне теләп калам. Гаиләләрегездә һәрвакыт татулык, бәрәкәт, тотрыклылык, байлык-муллык хакимлек итсен, киләчәккә ышаныч белән карап яшәргә язсын!
Марсель ШӘЙДУЛЛИН,
Азнакай муниципаль район башлыгы
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев