Бу ел юбилейларга бай булды. Районның - 85, "Азнакайнефть" идарәсенең һәм Актүбә бистәсенең 60 еллыкларын матур итеп билгеләп уздык. Әлеге уңайдан районда бик күп төзекләндерү эшләре башкарылды. Безнең Актүбә балалар сәнгать мәктәбенең дә йөзе үзгәрде: түбәсе ябылды, тәрәзәләр алышынды, фасады буялды, өлешчә концерт залына ремонт ясалды.
Мәктәпнең матур традицияләренә нигез...
Бу ел юбилейларга бай булды. Районның - 85, "Азнакайнефть" идарәсенең һәм Актүбә бистәсенең 60 еллыкларын матур итеп билгеләп уздык. Әлеге уңайдан районда бик күп төзекләндерү эшләре башкарылды. Безнең Актүбә балалар сәнгать мәктәбенең дә йөзе үзгәрде: түбәсе ябылды, тәрәзәләр алышынды, фасады буялды, өлешчә концерт залына ремонт ясалды.
Мәктәпнең матур традицияләренә нигез моннан дүрт дистә ел элек салынган иде. Башта ул музыка мәктәбе буларак ачылып эшләп килде, моннан ун ел элек сәнгать юнәлеше дә өстәлде. Бүгенге көндә биредә 300 гә якын бала белем ала. Коллектив белән Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Илсөяр Сәлахова җитәкчелек итә. Шулай ук укытучылардан Виталий Загайнов һәм Римма Зиннәтуллина да шундый югары исемгә лаеклар.
Гомумән, сәнгать мәктәбендә эшләүче һәр укытучы турында бик күп җылы сүзләр әйтергә була. Алар үз һөнәрләренә тугры булып, җаннарын биреп, рухи тәрбия өлкәсендә тырыш хезмәт куялар.
Бистәбездә булсынмы, район күләмендәме, үзешчән сәнгать чараларында, күргәзмәләрдә мәктәп һәрчак актив катнаша. Картлар йортында, инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, сырхауханәләрдә, оешма-предприятиеләрдә концертларыбызны көтеп алалар.
Ә инде бәйгеләрдә яулаган җиңүләрнең исәбе юк. Н.Җиһанов исемендәге Бөтенроссия, республика күләмендәге «Talents», "Кече шәһәрләр", халыкара күләмдәге «Музыкаль мозаика», «Роза ветров», «Вдохновение», төбәкара "Сандугач сайрар илем" конкурсларында катнашу традициягә әверелде.
Укытучылардан Римма Зиннәтуллина, Роза Лысенкова, Светлана Муравьева-Җәләлиева, Гөлнара Бабаджанова, Резеда Габдрахманова, Галия Абдуллина, Светлана Кулага, Оксана Федоренко, Маргарита Горелик, Светлана Сабирова төрле дәрәҗәдәге конкурсларда берничә тапкыр лауреат һәм дипломант булдылар.
Дүрт дистә ел гасырлар чоңгылында кечкенә чор булса да, бәйрәм кичәсе зур югарылыкта узды. Бистә башлыгы Роза Галеева, мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова котлау чыгышларында мәктәп һәм коллектив исеменә бик күп җылы сүзләр әйттеләр.
Элекке директор Виталий Загайновның кызыклы истәлекләре үткәннәргә алып кайткандай булды.
Истәлекле вакыйга уңаеннан котларга бик күп кунаклар килгән иде. Һәрберсе изге теләкләрен әйтте, иҗади уңышлар теләде. Бүгенге заманның мөмкинлекләре күп. Илнең төрле төбәкләренә сибелгән элекке укучыларның видеоэкран аша котлаулары да күңелләргә сары май булып ятты.
Кичә дәвамында җыр-моң тынып тормады. Мәктәбебездә белем алып чыккан һәм үзләренең дә тормыш юлларын сәнгатькә багышлаган Алина Пономарева, Дамир Хәйруллин чыгышлары ямь өстенә ямь булды.
Узган юлга әйләнеп карасаң, горурланырлык эшләребез бар: музыка бүлегеннән 600 укучы, сәнгать бүлегеннән 200 укучы чыккан. Аларның күбесе мәдәният өлкәсеннән китеп, көллиятләрдә, югары уку йортларында белемнәрен күтәрәләр.
Тормыш дәвам итә һәм безне алда яңадан-яңа үрләр көтә.
Светлана Муравьева-Җәләлиева
Нет комментариев