Йортымның капкасыннан чыккач, тирә-якка таң калып бераз басып тордым. Ап-ак кәүсәле каеннар, туйга әзерләнгән киленнәр кебек бераз оялчан, шул ук вакытта тантаналы төстә, менә, күрәсезме, без нинди көяз, дигән кебек башларын иеп тезелешеп басканнар. Саран көзге кояш нурларында көмеш җепләр булып пәрәвез оча, алтын яфраклар җиргә коела. Бу хәтле матурлыкка...
Йортымның капкасыннан чыккач, тирә-якка таң калып бераз басып тордым. Ап-ак кәүсәле каеннар, туйга әзерләнгән киленнәр кебек бераз оялчан, шул ук вакытта тантаналы төстә, менә, күрәсезме, без нинди көяз, дигән кебек башларын иеп тезелешеп басканнар. Саран көзге кояш нурларында көмеш җепләр булып пәрәвез оча, алтын яфраклар җиргә коела. Бу хәтле матурлыкка исем китеп, барыр юлыма атлыйм.
Яңа гына киң итеп юл салып ятучы егетләргә күңелдән йөз тапкыр рәхмәт әйтәсең. Кайчандыр безнең халык телендә Чат ягы дип йөртелгән урамнан авылга чыгу олы бер батырлык иде. Кышын карны аена бер эттерү эләксә эләгә, ә елга аша салынган басма сират күпере белән бер иде. Менә инде авыл җирлеге тырышлыгы белән юл да салынды, ару гына ике урында тимер күперләр ясалды, бу эш быел да дәвам итә. Алда матур итеп чишмә чылтыраганы ишетелә. Фәрдәнә чишмәсе.
Исемен кайчандыр шушы урында кечкенә генә йортта гомер иткән әбекәй хөрмәтенә кушканнар. Авыл белән ике арада каен, миләш, шомырт куакларыннан торган агачлык. Язын шомыртлар шау чәчкәгә чумган бу оҗмах почмагында берсен-берсе уздырып сандугачлар сайрый башлый. Көзен миләшләр кызыл төймәләрен тагып урамны ямьләндерә. Ә кышын кар баскан агачларның матурлыгына, чишмәнең тыйнак җырына исең китә. Чиләк шалтыраганга башымны күтәреп карыйм.
- Кызым, исәнме, кая барасың?
Эндәшүче - күршем Зәйтүнә апа. Бик ашыксам да, туктап хәл-әхвәл сорашам. Аңа быел сиксән җиде яшь тула. Уналты яшеннән колхозда дуңгыз фермасында эшли башлаган, гомер юлы шушы авылда үткән, хезмәт ветераны дигән мактаулы исемгә лаек булган бу күршемнең тырышлыгына исем китә. Әле хәзер дә ничә карасаң кара яздан көзгә хәтле бакчада, урамда нидер эшләп йөргәнен күреп, сокланып туймыйсың. Кызы Рәйсә, кияве Әзһәр, өч оныгы килеп, бар эшләрен эшләп китсәләр дә, Семен абый белән алар бер дә тик тормыйлар. Ходай исәнлекләрен бирсен инде. Шуларга куана-куана инешне үтеп, үзәк урамга чыгам.
Автобус килергә бер биш минут вакыт бар. Аллага шөкер, алар бик төгәл йөри. Шофер, кондукторлары да күп еллар буена үз булып беттеләр инде. Күзем белән таныш урамны урап чыгам. Тигез асфальт юл. Күпме яңа йортлар яшелле, кызыллы, сарылы түбәләрен балкытып, бер рәткә тезелгәннәр. Әйтерсең лә, яңа кәләпүш киеп көязләнеп тезелгән егетләр диярсең. Тукталыш артында гына инде күптән бакыйлыкка күчкән сугыш ветераны Фәрдетдин абый белән Мөсәббиха апалар өе. Озын төз гәүдәле алты бала атасы, бик күп еллар тракторчы булып эшләгән абый янында бәләкәй буйлы карчыгы шул хәтле матур пар иде. Фәрди бабай гармун сузуга, Мөсәббиха әби нечкә матур тавыш белән җырлап җибәрә иде. Хәзер дә төп нигез ташланмаган.
Улы Наил белән килене Миңненур кадерләп саклап тота аны. Аларга терәлеп утырган ут күршеләре Әгъләм абый белән Рәшидә апа нигезе дә ятим түгел, улы-килене яшәп ята. Каршыда Әҗүәт абыйның йортына терәп, улы йорт җиткергән. Арырак гомер буе шушы авылда хезмәт иткән Гөлүсә апа белән Расих абыйларның балалары салган йорт күренә, күптән түгел генә бакыйлыкка күчкән Нәсиха апаның улы Раяз төп йортны яңартып йөри. Аллага шөкер, кайчандыр бәхет эзләп чыгып киткән балалары авылыма кире кайта, әти-әни нигезен торгызып шунда кире оя кора. Менә урам аркылы гына Инҗир абыйның йорты. Анда бүген улы Илгиз яши. Бакча артында улларына да патша сарае кебек йорт җиткерә ул. Авылдашларымның уңганлыгына, үҗәтлегенә кайчак исем китә.
Инде берничә ел чүп машинасы йөри. Кайчандыр тыкрык, чокыр-чакырга тутырылган чүп өемнәре бетеп, урамнар чиста, яшел үләнгә чумып утыра. Шул уйларга уралып торганда, автобус та килеп җитте. Йомшак урындыкка утырдым да як-якка карап, сәлам бирдем. Бар да танышлар. Менә Халисә апа белән Зәет абый Каһармановлар. Азнакайга поликлиникага төшәләр икән. Икесе дә гомер буе авылда хезмәт куйдылар. Уңган-булган бу парның дүрт баласы инде үз гаиләләрен булдырып, әби-бабайга оныклар, оныкчыклар бүләк итәргә өлгергәннәр. Сабантуй көннәрне төп йортның ишек алды шау-гөр килеп тора.
Әти-әнигә моннан да олы бәхет, куаныч бар микән бу дөньяда! Автобус эче гөр килеп тора. Мәңге картаюны белмәс, күп еллар колхозда эшләгән Гөлзәния апа белән Мөзәянә апа чын күңелдән көлешәләр. Авылның кечкенә генә бер өлеше очрашып, хәл белешеп, бер-берен бүлдереп, гәп корып бара. Әйе, үзгәрдек бит хәзер. Элекке кебек өй саен йөреп, хәл белеп, биләмгә йөрү бетте дисәң дә була.
Әлбәттә Яңа ел, 8 Март, Әниләр көне кебек бәйрәмнәрне авыл советы, депутатлар, клуб мөдире Гөлназ ярдәме белән, артистлар чакырып, күңелле итеп үткәрәбез. Тик хәзер кичләрне халык өйдә, телевизор каршында утыруны хуп күрә. Тагын уем белән кайчандыр кич җиткәч шау-гөр килеп торган авыл урамына кайтам. Ул төркем-төркем яшьләр, гармун тавышы. Клуб мөдире Тәгъзимә ападан ялына-ялына клуб ачкычын алабыз. Тасмасын чәйни-чәйни шыгыр-шыгыр килеп эшли торган магнитофон. И биеп тә куя идек! Авылыбызның иң оста гармунчысы Нәҗип абый. Урыннарың җәннәттә булсын! Башың кыңгыр салып, сәгатьләр буе биетә идең бит син халыкны. Курчак кебек кенә гәүдәсе белән Вәсилә апа артыңа басып җыр сузып җибәрә.
Нинди матур мизгелләр. Авылыбызның иң олы кешесе булган Дөрия апа. Үз гомерендә бер Яңа ел бәйрәмен дә калдырмый, убырлы, чегән киемнәре киеп, ут өереп биеп йөрде ул. Күз алдымда тыйнак кына басып Зәһинә апа белән Илһам абыйның гармун көенә әйләнүләре тора. Әнием Лена, әтием Хатипның кара-каршы тыпырдатып биюләре бүгенгедәй хәтеремдә. Гомерләрен шушы авылда үткәреп, колхоз эшендә көн-төн эшләп, безне, өч баланы, аякка бастырып, олы тормыш юлына бастырдылар.
Рәхмәт сезгә, кадерлеләрем! Минем күңелемдә һәрчак шулай матур, яшь булып калырсыз. Гармунчылар әз булмады. Каһарманов Ринат армиядан кайткан елларны ул аулак өйләр гөрләп тора иде. Матур-матур парлар авыл урамын шау-гөр китереп җырлап, биеп, таңга чаклы бер очтан икенче очка йөриләр... Муса абый белән Әлфия апа: берсе гармун, икенчесе күңелләрне җилкетеп җыр суза. Чынлап та, нигә тынды кичке урамнарың, авылым? Кайда сез, гармуннар?
Уйлар, хатирәләргә чумып, тирә-якны күзәтәм. Менә капка төбендә кулын каш өстенә куеп, авылыбыз абыстайларының берсе Бәһиҗә апа басып тора. Ничә еллар кар-буран, җил-яңгырга карамыйча хат ташучы булып эшләде ул, иптәше Фәндәс абый белән дүрт бала үстерделәр.
Хәзер эшен кызы Флүзә дәвам итә. Юл аркылы ашыга-ашыга балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Әлфинур апа чыгып бара. Иптәше Азат абый белән төп нигезне өр-яңадан торгызып, мәш килеп яшәп ята алар. Ата-аналар үтенеп сорагач, икәүләп балалар бакчасын рәткә китерүдә ярдәм иттеләр. Бу эшкә авыл советы, депутатларыбызның да бик ярдәме тиде. Бергәләшеп ничек тә бу эшне башкарып чыгарбыз дип уйлыйм мин. Авылда клуб та, балалар бакчасы, медпункт, кибет, мәктәп ише әйберләр булырга тиеш.
Бар иде бит мәктәбе дә. Бар көчен биреп авыл балаларын укыткан Камал апа күптән бакыйлыкка күчте инде. Икенче укытучыбыз Рәзинә апабыз әле исән-сау. Ярый инде, шәһәр якын булгач балаларны автобус авыл буйлап җыеп-таратып йөри. Болай да авылда күп нәрсәне сүтеп барабыз. Инде калганын саклап калырга иде.
Кибет янында авылыбызның иң матур парларының берсе Фәния апа белән Инсаф абый басып тора. Ничә еллар сокланып карап йөрим мин аларга. Уңган-булган, һәрвакыт якты чырайлы кешеләр гомер буе үз көчләре белән дөнья көттеләр, кош-корт, мал-туар асрадылар. Ул рәттә яшәүчеләр барысы да бер авырлыкка карамый мал тоталар. Салават белән Румия үзләрен генә түгел, күпме авылдашларын сөт, катык, ит белән тәэмин итеп торалар, алардан күршеләре Римма да калышмый. Бу урамны булганнар урамы дип атарга да була. Беренче нигез ташыннан алып икесе хан сарае кебек йорт салып кергән Раушания белән Радик Егоровлар тормышына карап та исең китә. Раушания әле Азнакай сәхнәсенә чыгып матур җырлары белән халыкны аһ итә.
Автобус авыл зиратын да узып бара икән. Быел, Аллага шөкер, авыл җирлеге башлыгы Назиф Хәсәнов, депутатлар тырышлыгы, авыл халкы җыйган үзара салым акчасы белән әти-әни, әби-бабай, туган-тумача, барыбызның газизләре яткан, шулай ук барыбызның да күчәчәк мәңгелек йортыбызны матур итеп коймалап алдык. Карт агачлар киселеп чистартылды. Быел инде, иншалла, яңа зиратка тотынабыз дип планлаштыра авыл җирлеге башлыгы. Депутатлардан авылыбызга бар эштә дә иң зур ярдәм күрсәткән Валерий Демьяновичка рәхмәтебез зур.
Уйларны таратып, колакка азан тавышы килеп керде. Авылыбызның мәчете янына килеп җителгән. Мәчет кенә түгел мәдрәсәбез дә бар безнең хәзер. Беренче нигез ташыннан башлап мәчетне дә, мәдрәсәне дә җиткерүче Әмирҗан хәзрәтебезгә, мәчет картларына, җанын бирерлек булып ярдәм итешкән барлык кешеләргә Аллаһының рәхмәте яусын иде. Мәдрәсәдә хәзерге көндә Коръән, ифтар ашлары, никах туйлары, дини бәйрәмнәр үтә. Авыл Советы, депутатлар ярдәме белән бик матур итеп изге корбан бәйрәме уздырдык.
Барсының да үзәгендә оештырып, барсына җитешеп, әллә ничә класска дәрес биреп, Әмирҗан хәзрәтебез йөри. Халыкның бердәмлеге, ярдәмчеллеге бәйрәм алдыннан мохтаҗларга гошер сәдакасы җыйганда да шул хәтле ачык күренде. Үз куллары белән үстергән, хәзинәсендә булган яшелчә, җиләк-җимеш белән тулы капчыкларны озатканда шатлыктан күңелем тулды.
Авылыбызның иң олы яшьтәге, иң хөрмәтле абыстае Тәнзилә абыстайны искә алмасам язмам тулы булмас кебек. Гайсә абый белән өч балага гомер биреп, хәзерге көндә кызы Асия белән кияве Илдар тәрбиясендә өр-яңадан ясалган тормышта яши ул хәзер. Тәнзилә абыстай гомер буе шушы авылда хезмәт куйган. Хәзер дә Коръән ашларының түрендә, кадер-хөрмәттә.
Уй йомгагы автобус артыннан тәгәри дә тәгәри. Шулчак автобусыбызны җил тузгытып үз машинасы белән "бригадир" Гөлфая узып китте. Бригадир кушаматын аңа авылдашлары таккан. Бер җитмәгән җире, эшләмәгән эше юк. Авылда мондый кешенең булуы кирәктер ул.
Менә шулай як-ягыңа карап утырасың да, үзеңнең ничек бәхетле икәнеңне аңлыйсың. Син үз илеңдә, үз авылыңда, гомер иткән якын кешеләрең белән рәхәтләнеп үз телеңдә сөйләшәсең, радио-телевизордан көннәр буе татар моңы сибелә, яз җитүгә матур итеп, бар шартын китереп, Сабантуйлар үтә. Авылыбызның үз батыры, горурлыгы да бар. Айдар Сафиныбыз - Татарстан чемпионы исемен дә алып кайткан өметле егетебез.
Шушы бәхет түгелмени, авылым? Ташурта белән Очлы тау итәгенә башын салган җирдәге оҗмахның бер кисәге булган Мәнәвезем! Авылны урап аккан көмеш елгаңа, күкрәгеңнән бәреп чыккан саф чишмәләреңә, күкрәп үскән бай урманнарыңа, язын сине сагынып кайткан җырчы сандугачларыңа, уңган, булган улларыңа, кызларыңа куанып озын-озак яшә. Матурлыгың көннән-көн артсын. Һәр аткан таңнар иман нурына күмелсен.
Халидә Галимова
Нет комментариев