Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әнвәр Җиһангиров азнакайлыларга авылда эшмәкәрлек белән шөгыльләнү мөмкинлекләре хакында сөйләде

Авыл җирлекләрендә иҗтимагый тормышны тагын да җанландырып җибәрү максаты белән районыбыз җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар активистлары катнашында биләмәләргә чыгып "Түгәрәк өстәл"ләр оештырылуы хакында язган идек инде. Узган пәнҗешәмбедә авыллардагы җәмәгать активистлары белән мондый файдалы һәм эчкерсез сөйләшүләр Әгерҗе һәм Югары Стәрле мәдәният йортларында шул төбәк авыллары биләмә башлыклары һәм социаль, мәдәни,...

Авыл җирлекләрендә иҗтимагый тормышны тагын да җанландырып җибәрү максаты белән районыбыз җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар активистлары катнашында биләмәләргә чыгып "Түгәрәк өстәл"ләр оештырылуы хакында язган идек инде. Узган пәнҗешәмбедә авыллардагы җәмәгать активистлары белән мондый файдалы һәм эчкерсез сөйләшүләр Әгерҗе һәм Югары Стәрле мәдәният йортларында шул төбәк авыллары биләмә башлыклары һәм социаль, мәдәни, медицина, мәгариф учреждениеләре, иҗтимагый лидерлар катнашында үтте. Аны район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин алып барды.
-Бүген авыл халкы нинди сулыш белән яши? Аның иҗтимагый тормышын тагын да активлаштыруда нәрсә эшли алабыз? Бүген сезнең белән әнә шулар хакында уртага салып сөйләшергә җыелдык, - диде ул. - Без авыл активистларының да һәркайсының фикер-тәкъдимнәрен тыңларга әзер. Яшәешебезне үзгәртүдә, аны тагын да кызыклы, мәгънәле итүдә читтән килеп берәү дә берни эшләми һәм эшли дә алмый, монда бары тик үзебезнең тынгысызлык, тырышлык, иҗади эзләнүләр кирәк.
Районның "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы каршында эшләп килүче "Пар канатлар" клубы җитәкчесе Лена Гыймаева үзенең чыгышында җирлегебез авылларындагы буйдак ир-егетләр, ялгыз туташ-ханымнарга бер-берләренә парлар табуда ярдәм кирәклегенә тукталса, яшьләр идарәсе җитәкчесе Илнур Сәгыйтов кышкы чорның озын кичләрен бергәләп аралашып, матур очрашулар белән үткәрүдә тәкъдимнәрен җиткерде.
-Авылда да бик күңелле яшәргә була, - дип, чаралар үткәрүдә эшлекле тәкъдимнәрен кертте мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлсинә Хафизова. - Әйтик, нигә әле гүзәл затларыбызга чәй өстәле артына җыелып, авылда яшәүчеләрне нәрсә борчуы, проблемалар туган гаиләләргә ярдәм итү юллары, мәдәни тормышны җанландырып җибәрү турында бергәләп фикерләшмәскә?! Дөнья белән хатын-кыз идарә итә, дип тиктомалдан гына әйтмиләр.
Һәр авылда япа-ялгыз яшәүче өлкәннәр бар. Аларны картлар йортына җибәрү бик җиңел юл, ә бит элеккеге ачлы-туклы яшәгән заманнарда да андыйларны бөтен авыл тәрбияләгән, ярдәменнән ташламаган...
Район эшмәкәрләр берлеге җитәкчесе Әнвәр Җиһангиров авылда эшмәкәрлек белән шөгыльләнү мөмкинлекләре, хөкүмәт тарафыннан бирелүче субсидияләр, район ярдәме хакында сөйләде.
Әлеге төбәктә яшәүчеләрнең проблемаларын чишүдә үз тәкъдимнәре белән уртаклашып, аларның сорауларына җаваплар биреп "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Эльвира Галиева, мәгариф, социаль яклау идарәләре, район ветераннар советы вәкилләре Миләүшә Зарифуллина, Элиза Мәрданшина, Зимфира Мөхәммәдъярова, Илүзә Миргасимова чыгыш ясадылар.
Сөйләшү бик эчтәлекле һәм эшлекле барды. Тырышсаң, авылда мал-туар асрап та, яшелчә, җиләк-җимешен үстереп тә гаилә бюджетына табыш кертергә була. Хөкүмәт тарафыннан ярдәм өстәлгән үзара салымның да юлларны рәтләү, сулар кертү, башка кирәк-яракларны булдыруда файдалы алым булуын халык инде аңлады. Көнкүреш калдыкларын җыюны үзәктән оештыру шулай ук теләсә кайда чүплекләр ясалуга киртә куйды. Үз җирлекләрендә яшәүчеләр белән даими аралашкан, аларның тормыш хәлләрен белешеп торган биләмә башлыклары бу эшләрне оештыра да, халык күңеленә дә юл таба белә. "Түгәрәк өстәл"дә әнә шул ассызыкланып, бүгенге көндә нәтиҗәле эшләп килгән җитәкчеләрнең, хезмәткәрләрнең тәҗрибәсе үрнәк итеп куелды.
Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әнвәр Җиһангиров азнакайлыларга авылда эшмәкәрлек белән шөгыльләнү мөмкинлекләре хакында сөйләде