Халык хәтерендә мәңге яшь, кыю кыз булып калды
Ватан сакчысы елы
Авылыбызга килеп керү белән батыр кызга багышланган стела каршы ала. Әгерҗенең үзәк урамы да Гайшә Әхмәтова исемен йөртә.
Авыл мәдәният йорты, ветераннар советы, укучы балалар белән берлектә, «Батырлар даны мәңгелек» дигән исем астында Әгерҗенең батыр кызы Гайшә Әхмәтовага багышланган истәлек тактасы янында чара үткәрде.
18 яшьлек Гайшә Әхмәтова үзе теләп 1942нче елда сугышка китә. Бик чибәр, озын кара чәчле, колхозда хисапчы булып эшләгән кыз комсомол секретаре була. Сугыш кырында медицина хезмәтен күрсәтә. Аны дошман артиллериясе шартлаулары да, пуля очулары да, мина ярылулары да куркытмаган. Ул сугышчыларның яраларын бәйләү һәм аларны кораллары белән бергә сугыш кырыннан алып чыгу эшләрен шаккатырлык рәвештә тиз башкарган. Ул 30дан артык Кызыл Армия сугышчыларының һәм офицерларының тормышын саклап калган. 1944нче елның февраль аенда чыккан «Коммуна» район газетасында түбәндәге юллар бар: «Бер вакыт Гайшә яралы сугышчыларга ярдәм күрсәткәндә немец солдатлары хөҗүменә эләккәннәр. Алар яралы сугышчыларны үтереп, Гайшәне пленга алмакчы булганнар. Ләкин курку белмәс кыз, яралы сугышчыларның тормышын саклап калу өчен, кулына корал ала һәм дошманнарга ут ача. Ике немецны үтерә, калганнары качарга мәҗбур була...»
Батыр йөрәкле кыз 3нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.
1944нче елның апрель аенда батырларча һәлак була...
Чараны мәдәният йорты җитәкчесе Гүзәлия Нил кызы ачып җибәреп, сүзне ветераннар советы рәисе Альбина Сафиуллина дәвам итте.
Балалар сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр. Кәримова Әдиләбез Муса Җәлилнең «Кызыл ромашка» шигырен яттан, нәкъ артистларча итеп башкарды. Соңыннан һәрбербезгә якын булган «Һәрвакыт булсын кояш» җырын җырладылар.
Чарада Гайшә Әхмәтованың бертуган сеңлесенең кызы Розалия апа йөрәктен чыккан рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Гөлгенә Ибраһимова, Әгерҗе авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев