Азнакай-ИНФОРМ

Азнакай районы

18+
Рус Тат
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР (Ватан хакына)

“Виктория” – латинча “Җиңү” дигән сүз

Актүбәдә ике елдан артык эшләп килүче “Виктория” волонтерлар төркеменең данлы эшләре районыбызда гына түгел, Донбасста, меңнәрчә чакрым еракларда да билгеле.

Махсус хәрби операциядә катнашучы батыр ир-егетләребез турында аналарча кайгыртып, аларга зур ярдәм күрсәтүче көмеш волонтерлар белән якыннан танышу, тәҗрибә алышу максатыннан район ветераннар советы президиумы үзенең күчмә утырышын бистәнең Ю. Гагарин исемендәге Мәдәният йортында үздырды. 

Районның ветераннар советы рәисе Миләүшә Рәшитова, үткән елгы эшләргә йомгак ясап, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына әзерлек һәм Ватанны саклаучылар елы уңаеннан алда торган бурычларга тукталды. Актүбә муниципаль берәмлеге башлыгы Александр Севостьянов, безгә күп вакытын биреп, бистәнең бүгенгесе һәм киләчәккә үсеш перспективалары белән таныштырды. Бистә ветераннарының лидеры Нина Хвалеева һәм “Виктория” төркеменең җитәкчесе Лилия Шаһидуллина үзләренең теләктәшләре турында горурланып сөйләделәр. 

Хәер, без аларның үзләрен дә күрдек. Сөйләштек, аралаштык. Төркемдә 50 гә якын пенсионер. Аерымлык билгеләре дә бар: аклы-каралы юка шарф, Россия һәм Татарстан флаглары сурәтләнгән, “Виктория” волонтерлар төркеме” дип язылган бейджик.

Һәркайсының гаиләсе, оныклары, бакчасы, хуҗалыгы, үз мәшәкатьләре булуга да карамастан, ике елдан артык инде һәр кәнне хөкүмәт эшенә барган кебек үз теләкләре белән (бушка) маскировка челтәрләре үрергә ДКга киләләр. Берәр сәбәп аркасында килә алмасалар, гафу үтенеп шалтыраталар хәтта. Ике сменада эшлиләр. Смена саен 3кә 6 метр зурлыгында бер челтәр ясыйлар. 621 не эшләгәннәр инде! Сугышчыларны һәм хәрби техниканы дроннар, пилотсыз аппаратлар күзеннән саклаучы челтәрләрнең төсе һәм зурлыгы Россия оборона министрлыгы заказы буенча ел фасылына һәм нинди максатта файдаланачагына карап төрлечә була. Бер мәртәбә, мәсәлән, 25кә 25 метр зурлыгында ясап җибәргәннәр.

- СВОга ярдәм халык алып килгән төрле тукымалардан эчке кием тегүдән башланып китте. Оста куллы Фәридә Авдеева беренче булып госпитальләр өчен урын-җир әйберләре, сугышчылар өчен эчке киемнәр тегүгә кереште. Татьяна Савельева кием өлгеләрен кисеп, әзерләп, өйдә тегүчеләргә таратты. Шулай итеп, “Җиңү җебе” төркеме барлыкка килде. Ә инде иганәчеләр төргәкләп тукыма бүләк иткәч, бик нык сорала торган плащ-япмалар тегү мөмкинлеге туды. Татьяна үзенең ярдәмчеләре белән 843 плащ һәм 1201 трусы җитештерде. Тегүчеләр арасында Эльза Авзалованы билгеләп үтәсем килә. Ул сугышчыларга бик тә кирәкле җылы билбаулар, одеяллар, яралылар өчен бахиллар әзерли. Үзе кисә, үзе тегә. Материалны битараф булмаган бистә халкы китерә. Эльзаның читтә яшәүче туганы Роза да безнең даими спонсорыбыз, - ди Лилия Ирхат кызы.

Маскировка япмалары ясау өчен челтәрне капчыклап, тукымасын төргәкләп сатып алалар. Бистә халкының олы хөрмәтен казанган 75 яшьлек Роза Спиридонова ару-талуны белмичә тасмалар кисә. Баштагы чорда линейка белән эшләгән булса, хәзер инде кулы шулкадәр күнеккән, тасмалары үлчәмичә дә тип-тигез, матур чыга. Эшкә килгәнче берничә чакрым йөгерергә я чаңгыда чабып алырга өлгергән дип уйламассың! 

Галәмәт зур төргәктән кирәкле үлчәмдәге челтәрне кисеп бүлеп алу олы осталык сорый. Күпләр бу эшкә тотынып караган, ләкин Зөлфирә Шакирова кебек берсе дә булдыра алмый. Кулы оста шул аның: паннолар, сувенирлар ясый, чын күннән сумкалар тегә... Булдырмаган эше юк!

Сәрия Хаҗиеваның җитезлегенә дә исең китәрлек. Бөтен нәрсәнең исәбен алып бару, ашамлыкларны, медикаментларны, киемнәрне, урын-җир әйберләрен, блиндаж шәмнәрен һ б кабул итеп алу, карап, төреп, гуманитар ярдәмне Донбасска җибәрү өчен әзерләү, яхшылап тартмаларга тутыру, бәйләү, тышына әйберләрнең исемлеген һәм “Виктория” эмблемасын ябыштыру аның җаваплылыгында. Мондагы ханымнар, бердәм эшләп, 1455 тартмада әйберләр озатканнар.

Төркемдәге ике ир-ат - Валерий Спиридонов һәм Геннадий Кизимов сугышчыларга ризык җылыту өчен дә, бүлмәләрен җылыту өчен дә гаять кирәкле блиндаж шәмнәрен өй шартларында җитештерәләр. Халыктан кергән акчага күпләп сатып алынган парафинны эретеп, фитилен куеп, тимер банкаларга тутыралар. Беренчесе шул рәвешчә 8749, икенчесе 14061 шәм ясаган. Банкаларны бистә халкыннан кибетләрдә, мәктәпләрдә җыялар (мин узган ел үзебезнең подъездда, махсус тартма куеп, 69 тимер банка җыеп тапшырдым; быел да бу эш дәвам итә. Н.К). Геннадий – үз теләге белән бистәне, храм тирәсен ямьләндерүче, төзекләндөрүче дә. Ә Валерий – автоволонтер. Гуманитар ярдәмне үз машинасында Азнакайга илтә, төркемгә кирәкле материалларны алып кайта. Ике тапкыр СВО зонасына әйберләр илткән, хәзер тагын барырга җыена. Улы шунда сугышта.

Рәмилә Заһирова да автоволонтер. Кирәк чакта бик тиз ярдәмгә килеп җитә. “Актүбә ашлары” төркеменә  яшелчәләр киптерүдә булыша. Башкалар кебек маскировка челтәрләре дә үрә. Рәмиләнең олы улы мобилизация буенча Украина нацистларына каршы көрәшә, кечесе – сроклы хәрби хезмәттә. Икесе дә – Ватанның ышанычлы сакчылары! 

Челтәрләр үрелә һәм гуманитар ярдәм җыела торган бүлмәдә сугышчан дан почмагы бар. Монда Актүбә ветераннары белән элемтәдә торучы хәрби подразделениеләрнең флаглары, эмблемалары, ике дистәләп Рәхмәт хатлары куелган. Хәрбиләр чиксез рәхмәтле аларга. 10 волонтерны “Украина нацизмын җиңүгә керткән өлеш өчен” медале белән бүләкләгәннәр. Тагын 6 кеше мактаулы күкрәк билгеләренә лаек булган. Бик күпләр СВО зонасыннан һәм район хакимияте башлыгы Марсель Шәйдуллиннан Рәхмәт хатлары алган.

 “Виктория”нең эшчәнлегенә яшьтән үк актив, инициативалы, ялкынлы йөрәкле, гомуми эш өчен янып яши торган, мин күптән белгән ике ханым – Нина белән Лилия җитәкчелек итә. Алар кирәкле материалларга заказлар бирәләр, кайтартуны оештыралар, акча җыю буенча акцияләр уздыралар, хәрби хәрәкәт зонасындагы каһарманнарыбыз, аларның туганнары, волонтерлар белән даими элемтәдә торалар. Шуңа да эшләре уңышлы бара.

- Тирә-юнебездә игелекле кешеләр күп. Әйберләр китерәләр, 500әр, 1000әр сум бирәләр. Ай саен пенсиясеннән 5 мең китерүчеләр бар хәтта. Читтә яшәүче якташларыбыз да акча җибәрә. Әле беркөн бер депутатыбыз, исемен атамауны үтенеп, 15 мең калдырып китте. Барысына да зур рәхмәт, - ди Нина Владимировна.  

...Бу көнне без изге Сергий Радонежский храмында да булдык. Монда да маскировка челтәрләре үрәләр. “Виктория”лылар түгел, башлыча храмга йөрүче, шул тирәдә яшәүче пенсионерлар эшли. Җиңү тизрәк килсен, Ватанның иминлеген саклау өчен яуга киткән ир-егетләр исән-сау әйләнеп кайтсын, биредә үрелгән челтәрләр дә, фәрештәләр дә аларны саклап торсын, дип телиләр. Хәер, бу барыбызның да теләге. 

Нәсимә КАМАЛИЕВА, районның ветераннар советы әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев