Ветераннар интернатта яшәүчеләрне Җиңү көне белән котладылар
Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылау алдыннан ветераннар советы активы Актүбә инвалидлар һәм картлар йортына барды.
Коллектив концерт номерлары һәм күчтәнәчләр белән килде. Тәрбияләнүчеләр һәр башкаручыны җылы кабул итте. Сугыш чоры баласы 98 яшен тутырган Садретдинова Миннегаян әбине бәйрәм белән һәм туган көне белән котлап күчтәнәч керттек һәм җыр бүләк иттек. Бу очрашу һәркемнең күңелендә җылы тәэсирләр калдырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев