Ватанга тугрылык – гаиләдән
Актүбә бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Илсөяровичның улы да махсус хәрби операциядә хезмәт итә.
Актүбә бистәсен бар уңайлыклары булган, матур һәм төзек “кечкенә шәһәр” дип атасак та һич арттыру булмас. Монда бар да бар. Юкка гына, Актүбә бистәсе елның-елында “Россиянең иң яхшы төзекләндерелгән бистәсе”, “Татарстан Республикасының иң яхшы торак пункты” исемнәренә лаек булмыйдыр. Инновацон технологияләр ярдәмендә үз-үзен экологик чиста ягулык белән тәэмин итүче бистә буларак та Актүбә дан казана. Мондый алдынгы яңарышлар юнәлешендә эшләр дәвам итә. Биредә, әлбәттә, җитәкчеләребезнең, шул исәптән биш елдан артык Актүбә бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләгән Илһам Мөхәммәтҗановның да зур өлеше бар. Кешеләрне ярату, аларның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту, гозерләрен үтәү өлкәсендә армый-талмый эшләү – халык ихтирамын казануда аның төп сыйфатлары булып тора.
Илебез халкы бердәм булып махсус хәрби операциядә хезмәт итүче ир-егетләребезгә ярдәм күрсәтә. Илһам Илсөярович алгы сызыкта баручы якташларына гуманитар ярдәм оештыруда иң төп башлап йөрүчеләрнең берсе. Бу аның югары гражданлык позициясе, кешеләр турында кайгыртучанлык күрсәтүе турында сөйли. Гомумән, Мөхәммәтҗановлар гаиләсендә яшьтән үк балаларын туган илен Ватанны яратучы чын гражданнар итеп патриотик рухта тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Юкка гына халык телендә: “Яшәү мәгънәсе – балаларда” диелмидер. Фирдәүс һәм Илһам Мөхәммәтҗановларның улының да гаилә традицияләрен дәвам итеп, махсус хәрби операциядә хезмәт итүе дә шул хакта сөйли. Илебез иминлеге өчен көрәшүче уллары – Алмаз аларның горурлыгы, йөз аклыгы. Безнең тыныч, матур тормышта яшәвебез хакына илебез сагында торучы каһарманнарыбызга һәм шундый уллар үстергән Мөхәммәтҗановлар кебек гаиләләргә сокланабыз һәм хөрмәтлибез. Ир-егетләребез исән-сау туган якларына әйләнеп кайтсыннар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев