Җылыта, саклый, көч бирә
Махсус хәрби операциядәге ир-егетләребезгә ярдәм чаралары дәвам итә. Кечкенә генә Мәндәй авылында да бу эшкә бөтен авыл халкы белән диярлек тотынганнар.
Эш баштан волонтер Елена Уразмәтова өендә башланып китә. Ярдәм итәргә теләүчеләр күбәйгән саен Мәдәният йорты бинасына күчәләр.
- Кичләрен клубыбыз гөрләп тора, ди Мәдәният йорты директоры Сания Ризатдинова. – Авылдашлар ярдәме белән шактый маскировка челтәрләре үрелде, окоп шәмнәре ясалды. Авыл апайлары кич утырып, җеп җегерләп җылы оекбашлар бәйләделәр, токмач кистеләр. Нәкъ элеккечә җырлар җырлап, чәйләр эчеп, матур истәлекләрне искә төшереп кич утыру булды ул. Бу авылдашларны берләштерде, дуслаштырды.
Моннан кала мәндәйлеләр урын-җир япмалары, одеяллар, сөлгеләр, киемнәр, азык-төлек тә җыеп тапшырганнар. Кыскасы, беркем дә битараф калмыйча кем яшелчә, азык-төлек белән, кем акчалата һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм кулын сузган...
“Яхшылык эшлә дә, суга сал”, – дигән әйтем бар. Шуңа да бу эштә иң активларны күрсәтүне максат итеп куймадым. Шулай да бу эшнең башында торучы волонтер Лена Уразмәтова, Нәсих хәзрәт Хәкимовларның исемнәрен атап үтәсе килә.
Ватан сагында торучы ир-егетләребезгә безнең ярдәм бик кирәк.Ул аларны җылыта да, саклый да, көч-дәрт тә бирә. Игелекле эш башкаручы волонтерларыбыз хезмәте зур хөрмәткә лаек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев