Орёл җирендә ятып калганнар
Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел! Бу – тормыш таләбе. Шушы көннәрдә Казаннан, Татарстанның ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәковтан хат килде. Анда Бөек Ватан сугышы чорында Орёл өлкәсенең Болхов районы территориясендә барган канкойгыч бәрелешләрдә һәлак булган 677 татарстанлының исемлеге бирелә, аларның кайчан, кайда җирләнгәне күрсәтелә.
Бу исемлектә Азнакай һәм Тымытык хәрби комиссариатлары аша Буралы, Кәтем, Карамалы, Күктәкә, Кәкре Елга, Мәлбагыш, Урсай, Банки Сукаеш һ.б. авыллардан фронтка киткән 19 сугышчыны таптык. Алар турындагы мәгълүматларны шул авылларның ветераннар советларына һәм төбәкчеләргә тапшырдык. Туганнарын эзләү, каберлекләрне зиярат кылу, бу игелекле гамәлгә оныкларны, оныкчыкларны тарту һәм аларда үз нәселе, батыр бабалары белән горурлану хисе тәрбияләү гаять мөһим бурыч.
Таныш кешене дә таптым әлеге исемлектә. Бу – интернат-мәктәптә укытучы һәм тәрбияче булып эшләгән, ел ярым элек 95 яшендә бакыйлыкка күчкән якын дустым, изге җанлы, бик хөрмәтле Атнагулова Зәйтүнә апаның Сәетхәсән абыйсы.
Дустымның 5 туганы сугышка киткәнен белә идем. Берсе генә исән кайткан. Азнакай театрына нигез салган, районның мәдәният бүлеге мөдире булган Латыйфулла (ул Әлкәйдә минем әтине дә укыткан), Карамалы авылы мәктәбендә завуч һәм директор булган Габдулла, Кәкре Елганың алдынгы комбайнчысы Сәетхәсән Килмәкәевләр һәм Мөгамбәр Атнагулов мәңгелеккә чит җирләрдә ятып калганнар. Җиңүнең 65 еллыгы бәйрәменә Ленинград төбәгенә баргач (әтием Хәләф Хәмзин шунда сугышкан), Зәйтүнә апаның амәнәтен үтәп, аның Мөгамбәр абыйсы истәлегенә чәчәкләр дә салган идем...
Тетрәндергеч, күп нәрсә турында сөйләүче факт: 19 якташыбызның 7се 1941 елның 30 октябрендә һәлак булган һәм Чегодаево авылында җирләнгән! Димәк, мәхшәргә тиң коточкыч авыр бәрелеш булган монда. Батырларның даны мәңгелек!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев