Мин анда булырга тиеш
Районыбызда контракт буенча хезмәт итәргә теләк белдерүчеләр саны кимими. Илебез тынычлыгын, аның иминлеген яклаучы якташлары сафына шушы көннәрдә тагын берничә егет кушылырга тора.
Артур – илебезнең киләчәгенә битараф булмаган әнә шундый батырларның берсе. Моңа кадәр башкалабызда машина йөртүче булып эшләгән егет өчен бу уйланылмаган адым түгел.
– Армия хезмәтен һава десанты гаскәрләрендә үткән идем, аннан берничә елга контракт төзеп калдым. Инде бүген дә минем вакыт килеп җитте. Тәвәккәлләп, янә контракт төзергә һәм хәрби операция зонасына китәргә булдым. Күңелем шулай куша: мин анда булырга тиеш... – ди ул.
– Ни генә дисәң дә, илебезнең киләчәген, бөтенлеген, аның иминлеген Артур кебек егетләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Алар – үз иленең, туган районы, шәһәренең чын патриотлары, – дип сүзгә кушыла Азнакай шәһәре һәм районы хәрби комиссары вазифасын вакытлыча башкаручы Рушан Йосыпов та.
Сүз уңаеннан, Татарстан Республикасы Рәисе Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләүне арттыру турында карар кабул итте. Хәзер ул 3,1 миллион сум тәшкил итә. Бу – илдә иң югары түләүләрнең берсе.
– Түләү ике өлештән тора: 2,7 млн сум – республикадан, 400 мең сум – Саклану министрлыгыннан. Бер тапкыр бирелә торган түләүне арттыру – җирлегебездә хәрбиләргә, махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүнең бер өлеше генә, – ди комиссариат вәкиле. – Махсус хәрби операциядә һәр катнашучы хәрби хәрәкәтләр ветераны статусын һәм 210 мең сумнан да аз булмаган күләмдә тиешле айлык түләүләрне ала. Анда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен Татарстанда ташламаларның тулы спектры каралган: 10 миллион сумга кадәр бурычны чигерү, кредит каникуллары, җәмәгать транспортында түләүсез йөрү, чараларга һәм спорт секцияләренә түләүсез йөрү мөмкинлеге, югары һәм урта уку йортларына бюджет урыннарына керү һәм башкалар.
Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүчеләрнең даими рәвештә гуманитар ярдәм алуын да әйтеп үтәргә кирәк.
– Бүген Азнакайда гына да йөзләгән волонтерыбыз бар. Алар егетләребезне маскировка челтәрләре, башка кирәк-яраклар белән тәэмин итеп торалар. Хәрбиләр соравы буенча район башлыгы, оешма-предприятие җитәкчеләре, халык ярдәме белән машина, дроннар, запас частьлар, төзелеш материаллары да җибәреп торабыз, – ди Рушан Йосыпов.
РФ Хәрби Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында район хәрби комиссариатыннан белергә мөмкин. Телефон – 7-30-03, 8-919-697-30-20.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев