Азнакай-ИНФОРМ

Азнакай районы

18+
Рус Тат
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР (Ватан хакына)

Мәсгут авылында солдат әниләрен хөрмәтләделәр

Авыл китапханәсендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре белән очрашу узды.

Туган җиребез шифалы суы белән сусавыбызны баса, нигъмәтләре белән туендыра алса да, ул үз-үзен саклый, яклый алмый. Менә шул вакытта илебезнең батыр уллары кулларына корал алырга мәҗбүр була. Тарих күрсәткәнчә, һәр чорда халкыбызның үз каһарманнары булган һәм сугышчан батырлык – кешелек сыйфатлары арасында иң югары урыннарның берсен били.

Бүгенге көндә дә бу хакыйкать аеруча ачык күренә. Махсус хәрби операция башлангач, безнең авыл егетләре дә ил сагына басты. Һәрбер көчле ир-егет артында тагын да көчлерәк кешеләр – аларны бөтен йөрәкләре белән яраткан аналар бар. Аларның сабырлыгы, түземлеге – аерым хөрмәткә лаек.

Мәсгут авылы китапханәсендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләренә багышланган очрашу узды. «Дөнья, сиңа дәшәм – мин солдат әнисе!» дип исемләнгән чарада аналарга рәхмәт һәм ихтирам белдерелде. Кичәдә патриотик шигырьләр, татар халык җырлары яңгырады. Девяткина Нурания апа һәлак булган улына багышлап язган шигырен укыды – бу чыгыш беркемне дә битараф калдырмады.

Очрашу ахырында әниләргә чәчәк бәйләмнәре тапшырылды, аралашу чәй табыны артында дәвам итте.

«Авылдашларыбыз – илгә батыр уллар үстергән олы йөрәкле апаларга ныклык, сабырлык һәм саулык-сәламәтлек теләп калабыз. Сезнең улларыгыз белән без барыбыз да горурланабыз», – ди авыл китапханәчесе Ләйлә Хуҗина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев