Ватаныбыз чикләре имин булсын!
Запастагы гражданнарны контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу эше дәвам итә.
Атна дәвамында теләк белдерүчеләр килә – алар, медицина комиссиясен үтеп, кирәкле документларны җыеп, контракт төзиләр һәм чын хәрби хезмәткәрләр булалар.
Яңалыклардан шуны әйтергә кирәк: быел июль азагына хәтле Татарстанда контракт төзегән өчен түләнә торган акча суммасы шактый арткан – аны 1 300 000 сум тәшкил итә.
Казан милли тикшеренү технология университетының хәрби кафедрасында запас офицеры булып торучы райондашыбыз читтә кала алмаган – Азнакай шәһәре һәм районы хәрби комиссары Руфат Гайнетдиновтан мобилизацияләү кеше резервында булу турында контракт төзүне белешкән. Мобилизацияләү кеше резервы ул – мобилизацияләү кеше резервында булу турында контрактны тиешле тәртиптә төзегән запастагы гражданнар. Ул резервка офицерлар, прапорщиклар, сержантлар, солдатлар керә ала. Беренче контракт, мәсәлән, өч елга төзелә.
- Ил иминлеге өчен көрәшкә читтән карап утырырга ярамый кулга корал тотып, махсус хәрби операция зонасына бару зарур. Ватаныбыз чикләре имин булсын! – ди Руфат Гайнетдинов.
Хәрби хезмәткә контракт төзергә теләгән гражданнар хәрби комиссариатка 7-30-03 телефоны яисә Азнакай шәһәре, Солтангалиев урамы, 4 А йорт адресы буенча мөрәҗәгать итә алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев