Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР (Ватан хакына)

Изге күңелле, тырыш куллылар

Кыен хәлдә калган кешеләрне һәрвакыт көтә торган урын бар Азнакайда.

Монда дәвалы үлән чәйләре исе килеп тора, пөхтә итеп мохтаҗлар өчен киемнәр элеп куелган. Ә иң мөһиме – монда һәркемнең хәленә кереп, артык сүзләрсез, ихлас кайгырту белән каршы алалар. Бу үзәкнең йөрәге – Сәбилә (Светлана) Галайчук, игелеклелеге белән үз тирәсенә дистәләгән волонтерны берләштергән ханым.

Шәфкатьлелек йорты
Бу урынның тарихы да гаҗәеп. Хәзер Хәсәнов урамындагы 20 нче йортның беренче катында урнашкан бүлмәләрдә Вера, Надежда, Любовь һәм аларның аналары София исемендәге храмның «Милосердие» гуманитар үзәге урнашкан. Азнакайда олы чиркәү төзелгәнче монда православие приходы була, ә аннан да элегрәк социаль яклау идарәсенең “Шәфкатьлелек йорты” эшләп килә: олы яшьтәгеләр өчен чаралар үткәрелә, шулай ук мохтаҗларга кием-салым җыеп таратыла. Мондагы диварларга ук күптәннән шәфкать рухы сеңгән дияргә була. Бу урын чыннан да кешеләргә ярдәм күрсәтү өчен барлыкка килгән кебек.

Ару-талуны белмичә
«Милосердие» гуманитар ярдәм үзәге рәсми рәвештә 2021 елның 5 декабрендә, Россиядә Волонтерлар көнендә ачыла. Аның җитәкчесе Сәбилә Галайчук инде менә өч елдан артык монда өлкән игелек туташы булып хезмәт куя. Көчле характерлы, олы йөрәкле хатын-кыз җитәкчелегендә волонтерлар зур эш алып баралар.

Махсус хәрби операция башлангач, бу үзәк шәһәрдә ярдәм җыю пунктларының берсенә әверелә. Ихлас күңелле кешеләрдән килгән чиста киемнәр, урын-җирләр, ризыклар, аерым-аерым төреп, шәһәр гуманитар ярдәм җыю үзәгенә тапшырыла һәм фронтка, госпитальләргә, Донбасс халкына озатыла. Храм волонтерлары шәһәрдә бу эшне алып баручы Лилия Нурсаяфовна, Айгөлгә, бигрәк тә шушы зур эшчәнлекне бөтен район күләмендә күз уңында тотучы Эльвира Сәйлуновнага бик рәхмәтлеләр.

Аларны Татарстаннан, Азнакайдан киткән сугышчылар да беләләр. Үзәккә кешеләр килеп тора: җылы киемнәр, шифалы үлән чәйләре алып киләләр, исәнләшеп чыгарга яки посылка төрешергә дип тә керәләр. Яшь гаиләләр дә пакет-пакет ярдәмнәрен калдырып китәләр. Бу үзәкне Азнакайда беләләр, ә аның җитәкчесен хөрмәт итәләр.

Төрле милләт вәкилләре монда бергә эшли. Зиләрә, Лилия, Лариса, Елена, Валентина, Нина, Наташа, Галина Зотова һәм Галина Жигалова, Люба, Анастасия, Әмирхан… – саный китсәң, чәй төрүче, пешереп, тегеп, бәйләп, кирәк-яраклар әзерләүче, аларны мәрхәмәтлелек ярминкәләрендә сатып, ярдәм фондын туплаучы кешеләрнең барысын да әйтеп тә бетереп булмас.

– Безгә кешеләр килсә, без аларга ярдәм итә алсак, безнең өчен бу иң зур шатлык, – ди Сәбилә Мәүләветдин кызы. – Кеше күзендә чагылган рәхмәт хисе – безне алга этәрүче көч. Минемчә, кешене яхшылыкка тормыш үзе, кешеләргә булган мәхәббәт алып килә.

Аңа дистәләгән кеше ярдәм итә. Светлана Овчаркина – аның уң кулы. Люба Юнысовадан башка да эш бармый. Лилия Гәрәева һәрчак машина белән булыша. Волонтер Татьяна бик күп күләмдә коры ашлар һәм окоп шәмнәре эшләгән. Чиркәүгә йөрүче ханымнар йөзләгән пар йон оекбашлар бәйләгәннәр. Волонтер Лариса әйтүенчә: «Безнең җитәкчебезнең йөрәге сизгер. Мондый кешеләрдән бик күп нәрсә тора».

Сәбилә ханым үзенең һәр ярдәмчесенә карата иң җылы рәхмәт сүзләрен таба. Загорье бистәсеннән Разия Миннегалиева һәм аның ире Рөстәм үзәккә 2023 елда кушылган. Ике ел эчендә алар үзләре җыйган һәм киптергән үләннәрдән 165 меңнән артык фильтр-пакет чәй ясаганнар. Разия кызы Ирина белән «Ак чәчәк» хәйрия акциясенә кулдан эшләнгән сабыннар бүләк иткән, ә сеңлесе белән бергә госпиталь өчен 500дән артык мендәр теккән. Алар үз бистәләрендә дә мохтаҗларга ярдәм итәләр.

Команданың тагын бер якты нуры – Наилә. Сәламәтлеге чикле кыз үзенең ике сеңлесе белән энесен дә караша, үзәктә эшләү өчен дә вакытын, көчен таба. Ачык күңелле кызны барысы да яраталар, волонтерлар аның зур гаиләсенә дә ярдәм итәргә тырышалар.

Леночка күп еллар буена чиркәүдә җырчы булып хезмәт куя. Ул СВОдагыларга җибәрер өчен 200дән артык йон оекбаш бәйләгән. Аның кул җылысы аша ничә яугир өйдән килгән кайгыртуны сизгән.

Лаеклы ял урынына – хезмәт
Сәбилә үзе гаҗәеп тыйнак кеше. Күп балалы гаиләдә үскән, ире белән ике ул тәрбияләгән, ике институт тәмамлап, озак еллар Себердә хөрмәтле урыннарда эшләгән ханымга, пенсиянең рәхәтен күреп, тыныч кына үз көенә яшәргә дә мөмкин булыр иде. Ләкин аның олы йөрәге башкаларның кайгысына битараф кала алмый. Ул ял урынына кешеләргә хезмәт итү юлын сайлаган.

– Бергә-бергә җыелышканда, бүтән шәһәрләрдәге үзебез кебекләр белән очрашканда, безнең тагын да ныграк эшлисе, кешеләргә күбрәк ярдәм итәсе килә, – ди ул.

Аны туган ягы Азнакайдан еракларда да беләләр һәм хөрмәт итәләр. Якташлары өчен – болытлар арасыннан чыккан кояш нуры кебек, гаҗәеп рухи көчкә ия булган гади хатын-кыз. Ул үзенең үрнәге белән яхшылык эшләү – табигый һәм кирәкле эш икәнлеген исбатлый. Һәм ул тараткан игелек һәркемне җылыта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев