Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР (Ватан хакына)

“Йөрәгем кушуы буенча”

Шимбә көнне Азнакайдан махсус хәрби операциядә катнашучы якташ ир-егетләребезгә чираттагы ярдәм эшелоны озатылды.

 “Монысы 94 нче гуманитар йөк.  Беркем дә мәҗбүр итми, бу һәркемнең йөрәк кушуы буенча эшләнә тоган изге эш. Ярдәм кулын сузган һәрбер оешма-предприятие коллективына, волнтерларга, мәктәп укучыларына... һәммәсенә бик зур рәхмәт. Бу юлысы генераторлар, көймәләр, аларга моторлар, квадроцикл җибәрәбез. Маскировка челтәрләре егетләребез өчен аеруча кирәкле.  Хезмәт итүче ир-егетләребезнең әти-әниләре, тормыш иптәшләре, туганнары токмачлар, пироглар алып киләләр. Өй ризыклары егетләребез өчен   бик тә тансык бит. Без аларны исән-сау тизрәк кайтуларын көтеп калабыз, – ди  Азнакай район советы аппараты җитәкчесе, төп оештыручыларның берсе Эльвира Галиева.

 Улым ике ел хезмәт итә. Гуманитар ярдәм өчен бик рәхмәтлеләр. Үзләренә шәхсән барып җитә. Үзләре ала алмасалар,  иптәшләре тапшыра. Район башлыгы Марсель Шәйдуллинга, Эльвира Сәйлүновнага, минә инде икенче тапкыр йөкне алып баручы машина йөртүче Айратка, Илсур Идиятовка һәм башкаларга бик тә, бик тә рәхмәтлебез. Гөлфия Абдуллина җитәкчелегендә ТОСлар белән  бик күп итеп токмач кистек, челтәрләр үрергә дә йөрибез. Улым анда булган өчен генә түгел, йөрәгем кушканга йөрим. Ул киткәнче дә һәрбер эштә катнашырга тырыша идем. Исән-сау әйләнеп кайта гына күрсеннәр, ди Рәсимә ханым. 

 

Безнең һәрбер ярдәмебез – фронттагы ир-егетләребезгә барып җитсен, рухи көч бирсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев