Илебез иминлеге өчен көрәшергә барам!
Районыбызда контракт буенча хезмәт итәргә теләк белдерүчеләр саны кимеми.
Әле агымдагы атнада гына да өч райондашыбыз килешү төзеп, махсус хәрби операция зонасына юлланды. Илебез тынычлыгын, аның иминлеген яклаучы якташларына шушы көннәрдә тагын дүрт егет кушылырга тора. Моннан тыш, Азнакайда «Батыр» хәрби комендатурасының аерым атаклы укчы батальонына кушылырга теләүчеләр дә бар. Алар азат ителгән территорияләрне саклау һәм яклау белән шөгыльләнәчәк.
Килешү төзүчеләрнең берсе – Алексей. Үзебезнең техикумда һөнәри белем алып, Яр Чаллыда машина йөртүче булып эшләгән райондашыбыз өчен бу адым уйланылмаган түгел. Армия хезмәтен ул Наро-Фоминскида танк полкында үтә.
– Тәҗрибәм бар, хәрби хезмәтнең нәрсә икәнен бик яхшы беләм. Минем өчен илнең тынычлыгы, аның бөтенлеге, иминлеге мөһим, шуңа өйдә кала алмыйм, егетләргә ярдәмгә барам, – ди ул.
– Бүген илебезнең киләчәген шушындый батыр егетләрдән башка күз алдына китереп булмый, – дип сүзгә кушыла Азнакай районы хәрби комиссары Руфат Гайнетдинов та.
Контракт буенча хезмәт итәргә яки “Батыр” батальонына керергә теләге булган райондашларыбыз хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итә ала (Солтангалиев урамы, 4 А йорт, телефон: 7-30-03).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев