Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР (Ватан хакына)

Ил батырлары – әтиләребез горурлыгы

Әтиләр – ил батырларын үстерүче, чөнки алар балаларына гаделлек, ватанпәрвәрлек рухын өйрәтә, киләчәктә аларны Ватанын якларга хәзерли. Батырлык күрсәтүнең беренче үрнәге – әтинең үзе.

Әтиләр балаларда гаделлек тәрбиялиләр, кыю йөрәкле, батыр кешеләр булып үсәргә ярдәм итәләр. Туган илебезне саклаучы кыю ир-егетләр үстерүче әти-әниләр аеруча зур хөрмәткә лаек. Әтиләр көне алдыннан без уллары маxсус хәрби операциядә булган батыр ир-егетләребезнең әтиләренә дә мөрәҗәгать иттек.

Рафаэль Габделхаков, Азнакай шәһәре

Иптәшем Резеда белән бер ул һәм кыз тәрбияләп үстердек. Улым Илдар маxсус хәрби операциянең беренче көннәренән үзе теләп китте. Җитәкчеләребезнең һәммәсе һәрчак хәл-әхвәлләрне белешеп, кирәк булганда ярдәм кулын сузалар. Авыр вакытларда мондый кайгыртучанлык безгә бик тә кирәк. Маxсус хәрби операциядәге егетләребезгә гуманитар ярдәм күрсәтүче райондашларыма зур рәхмәтлемен. Мин үзем дә волонтер, егетләргә ярдәм итеп торам. Һәрбер ир-егет үз Ватанын сакларга әзер булырга тиеш. Мин улым белән горурланам. Бөтен әтиләргә дә шулай уллары белән горурланып яшәргә язсын.

Рәфис Талипов, Балтач авылы

Илебез буенча Әтиләр көнен билгеләп үтү бик кирәк ул. Әлеге көн киләчәк буынга дөрес тәрбия бирүгә, гаилә кыйммәтләрен саклауга нигезләнгән, туган җиребезне яратырга, патриот булырга өнди. Без мәктәптә үк туган җиребезне яратырга өйрәнеп, кирәк вакытта аны сакларга әзер булып үстек. Хәрби комиссариат хезмәткәрләре дә ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбиялиләр иде. Тормыш иптәшем Рәсимә белән улларыбыз Ранис, Айнур һәм Рәмисне тәрбияләп үстердек. Икесе маxсус хәрби операциядә катнашты. Кызганыч, Ранисыбыз хәрби бурычын үтәгәндә батырларча вафат булды. Дөньялар тынычланып, кече улыбыз Айнур исән-сау гына кайтсын иде.

Киленебез шәфкать туташы Гөлсия Талипова республикабызның “Ак чәчәкләр” бәйгесендә актив катнашып, матур уңышларга ирешә. Спортта да сынашмый. Оныкларыбыз әти-әниләре тәрбиясендә бик актив, хезмәт сөючән булып үстеләр. Бишенче мәктәпнең алтынчы сыйныф укучысы Айсылу Талипова билбау буенча республика чемпионатында беренче урынны яулады. Олы оныгыбыз Сөмбел Талипова театр училищесында укый. Ул гел яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Балалар хезмәт тәрбиясе күреп үссеннәр иде.

Илебезнең авыр вакытлары. Аны онытмасак иде. Зур рәхмәт, гуманитар ярдәм җибәреп торабыз. Без үз авылыбызда гына түгел, Актүбә бистәсе һәм Тымытык авылында да бу эшне оештырдык. Әлеге чараларда районныбыз башлыгы Марсель Шәйдуллин бик нык ярдәм итә, ул мотоциклга кадәр җибәрде. Район аппараты җитәкчесе Эльвира Галиевага да бик рәхмәтлебез. Ул һәркайсыбызны барлап, кайгыртып тора. Авылдашыбыз, оешма җитәкчесе Фәйзрахманов Радик та бик ярдәмчел, маxсус хәрби операциягә генераторлар алып җибәрде.

Әлтәф Гыймаев, Бирючевка авылы

Малайлар әти янында ачкыч тотып, эш күреп үссә дөрес булыр. Без тормыш иптәшем Рәмзия белән балаларны шулай тәрбияләп үстердек. Хәрбиләргә зур хөрмәт белән карыйм. Үзем дә Ерак Көнчыгышта взводта өлкән механик булып хезмәт иттем. Энекәшем Әлтәф Әфганда булды. Ике малай үстердек, икесе дә спортта да, җәмәгать эшендә дә актив булдылар. Олысы Рөстәм Чечен хәрби хәрәкәтләрендә булды, исән-сау кайтып матур гаилә корды. Уллары программистлыкка укый. Икенче улым Руслан мәктәпне тәмамлаганнан соң, Ленинград хәрби округында хезмәт итте. Шофер булды. Беларуссия стратегик өйрәнүләрендә катнашты. Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан Мәскәүдә хәрби парадта катнашты. Бүгенге көндә ул маxсус хәрби операциядә. Алгы сызымда взвод командиры. Чолганышларда да булып торалар. Батырлык үрнәкләре өчен медальләр белән бүләкләнде.

Авылдашларыбыз белән маxсус хәрби операциядәге егетләребезгә гуманитар ярдәм оештырабыз. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин белән дә очрашып торабыз. Ул хәл-әхвәлләребезне сорап, нинди ярдәм кирәклеген белешеп тора. Бик зур рәхмәт җитәкчеләребезгә. Барча ирләрне якынлашып килүче әтиләр көне уңаеннан кайнар котлыйбыз. Егетләребез исән-сау туган җиребезгә әйләнеп кайтсыннар иде. Ә яшьләребезгә киңәшем шул: туган җиребезне яратыгыз, һәрвакыт актив булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев