Геройлар – безнең горурлыгыбыз
Балалар иҗаты үзәгендә «Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы» уңаеннан район геройларына багышланган чара узды.
Азнакай дүрт Советлар Союзы герое, бер Россия герое һәм җиде Социалистик Хезмәт герое белән горурлана.
«Батырлык өчен дә, хезмәт өчен дә – медаль бер металлдан коела» дип аталган чарада районыбызның Бөек Ватан сугышы. Социалистик Хезмәт геройлары һәм Россия героена дан җырланды. Чарада ветераннар һәм укучылар актив катнаштылар.
Очрашуның төп максаты – үсеп килүче буынга район тарихында данлыклы эз калдырган геройларны таныту, аларның батырлыкларын мәңгеләштерү һәм яшь буында патриотик хисләр тәрбияләү иде. Балалар иҗаты үзәге коллективы оештырган чарада район геройлары белән таныштырдылар, аларга багышланган шигырьләр сөйләнде, җырлар башкарылды, сәхнә күренешләре тәкъдим ителде. Яшь талантларның чыгышлары залда утыручыларның күңеленә хуш килеп, кул чабуларга күмелде.
Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев та катнашып, үз чыгышында әлеге чараның яшь буынның үз районы тарихына һәм геройларына карата хөрмәтен тагын да арттыруын билгеләп узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев